Безнең өчен бик тә кадерле, бердәнберебез – әниебез Миңнизифа Сәлахетдин кызы Айтыкинаны 80 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз.

Кадерле әниебез! Сиңа кояштай озын гомер, нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез, сөенечле матур тормыш телибез. Син һәрвакыт безнең өчен иң сабыр, иң кешелекле, иң мәрхәмәтле һәм намуслы булып кына калмадың, бүген дә безгә зур таяныч, киңәшче һәм нык терәк.
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә бүген бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, туганнарың.
Нет комментариев