Кәрәкәшле авылында туып үскән дустым, әтиебез, бабабыз Галимҗан Тимерҗан улы Фәттаховка 80 яшь тула.

Син безнең өчен һәрчак үрнәк, кешеләргә ихтирамлы булдың. Моның белән без дә горурланабыз. Юбиляр үзенең гомерен техник-механик булып эшләүгә багышлады. Сау-сәламәтлектә җан тынычлыгы, бәхетле гомер телибез.
Авырлыкларга бирешмәдең,
Юньсезләрдән курыкмадың,
Һәр эштә алдынгы булдың,
Намусыңны сатмадың.
Изге җан булганга күрә
Аллаһ ярдәмен бирә.
Картлыгың үтсен бәхеттә
Ходай барысын да күрә!
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшең Ривил Сәлимшин, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев