Бәйрәкә авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Равил Нигъмәтулла улы Кәримовны 60 яше тулу уңае белән кайнар котлыйбыз.

Әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү гөлебез булдың.
Рәхмәт әткәй, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, киявең, оныкларың.
Нет комментариев