Илсөяр һәм Рамил Гәрәйшиннарны, Энҗе һәм Фаат Газизуллиннарны ихлас күңелдән бергә тормыш итүләренең 25 еллыгы белән котлыйбыз.
Аларга изге теләкләребезне юллыйбыз.
Котлап сезне көмеш туегыз белән,
Юлларыгызга гөлләр сибелсен.
Табигатьнең алсу таңы сезгә
Чикләнмәгән бәхет китерсен.
Аяз күктә бәхет йолдызыгыз
Гел балкысын, мәңге сүнмәсен.
Шат йөз белән, бәхет-шатлык белән
Каршылагыз бәхет иртәсен!
Иң изге теләкләр белән Фәим һәм Рәмзия, Фәнис һәм Гөлүзә, Айрат һәм Нәфисә, әниегез Флюра.
Нет комментариев