Иске Урыссу авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Гобәйдуллина Оркыя Нуретдин кызына 18 июльдә 85 яшь тула.

Аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Бәхетнең зурысын, таңнарның яктысын, сәламәтлекнең ныклысын, гомернең озынын, куанычлы һәм бәрәкәтлесен, күңелдәге җан җылысының сүнмичә, безгә яшәеш чыганагы булып калуын телибез.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Сәламәт бул, әни, гел шат яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Шатлыкларны бергә бүлә-бүлә,
Армый атла гомер үренә.
Иң изге теләкләр белән: кызың Миләүшә, улың Дамир, киявең Мөнир, оныкларың һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев