Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларга спорт ят түгел

Ивалидлар ун көнлеге барышында "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт ярышлары узды.

Ярышлар башланыр алдыннан анда катнашучылар физинструктор М. Ротанова белән берлектә, исән чагында районда гына түгел, ә шулай ук республика ярышларының актив катнашучысы булган В. Глушковны бер минутка тын калып искә алдылар. Адым белән баруга караганда, тизрәк хәрәкәт итә алган, әмма йөгерергә мөмкинлекләре булмаган дистәдән артык инвалид җиңел атлетика манежының узышу сукмагына басты. Сәламәтләндерү йөрешендә М. Әхмәтҗанов финишка - беренче, Р. Богданов - икенче, ә Р. Хәйретдинова исә өченче булып килделәр.
Эшкуар Х. Фәрхетдинов инвалидлар җәмгыятенә дартс уены җайланмалары сатып алган, әлеге уен быел беренче тапкыр ярышларга кертелгән. Дротикларны иң төз атучы булып Е. Сәхипгәрәева танылды, икенче урынны М. Әх-мәтҗанов алды, өченче урынга исә Р. Тихонова лаек булды. Аларга мактау грамоталары тапшырылды.Башка ярышларда катнашучылар инвалидлар һәм сукырлар җәмгыятьләреннән химаячеләр тәкъ-дим иткән кызыксындыру бүләкләре алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X