Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталы

Чәршәмбе көнне биш яшь әнигә ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

Шуны исегезгә төшерәбез, гаиләләрендә икенче һәм аннан күбрәк бала туган гаиләләр ана капиталы сыйфатында дәүләт ярдәменә ия булалар. Әлеге программа 2007 елда гамәлгә кергәннән соң, сертификат суммасы, индексацияне исәпкә алып, 250 мең сумнан 388 мең сумга кадәр үсте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова билгеләп узганча, яшь ана өчен бу гаилә бюджетына зур ярдәм, җитмәсә, акчалардан ул өч юнәлеш буенча - балаларын укытуга, пенсиянең җыелма өлешенә салуга һәм торак шартларын яхшыртуга файдалана ала. Гөлдания Нурлыгаян кызы хәбәр итте, агымдагы елның тугыз ае эчендә генә районда 229 сабый дөньяга килгән, шуларның 95е - гаиләләрендә беренче балалар, 88е - икенче балалар, 38е - өченче һәм 8е - дүртенче, бишенче һәм хисап буенча башкалар. "Шунысы күңелле, - дип ассызыклады Белалова, - октябрьнең беренче ун көне эчендә генә 17 бала туган! Мондый темплар белән райондагы демографик хәл көннән көн яхшырачак, - дип ышанычын белдерде ул. Әниләрне котлап, аларның һәрберсенә ул көтелгән сертификатларын тапшырды.
Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев, үз чиратында, яшь аналарга әлеге дәүләт ярдәменнән ни рәвешле файдалана алулары турында аңлатып, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, "Автоградбанк" вәкилләре дә әниләргә бүләкләр тапшырып, аларны хезмәттәшлеккә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев