Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ата-аналарга кисәтү ясалды

Шушы атнада узган балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә 8 эш каралды.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова җитәкчелегендә узган комиссиягә, кызганычка каршы, 5 кенә гаилә килгән иде, калганнары килеп торуны кирәк санамаганнар күрәсең. Урыссу мәктәпләренең берсендә укучы егет җәйге каникуллар вакытында аптекадан 75 сумлык лосьон урлаган. Үзенең нигә шулай эшләгәнен егет берничек тә аңлата алмады. Баланың яше хөкемгә тарту яшенә җитмәгәнлектән ата-анасына кисәтү ясалды. Ә икенче берәү. Шулай ук, 16 яше тулмаган Урыссулы урамда скутерда йөргәндә тоткарланган. Малайның сүзләре буенча бу скутерны аңа әтисе бүләк иткән. Ата-аналар балаларга әлеге транспорт чарасында ничә яшьтән йөрергә яраганын белмәгәч, балалары каян белсен инде аны?! Ә Дим-Тамак авылыннан өч егет төнге 23 сәгатьтән соң закон буенча 18 яше тулмаганнарга урамда йөрү тыелуы турында белмәгәннәр, күрәсең. Аларны авыл мәдәният йорты янында төнге икенче киткәч тотканнар.

Әлеге яшүсмерләрнең ата-аналарына беренче тапкырга кисәтү ясалды һәм балалар белән сөйләшү үткәрелде. Ә калган өч эш буенча комиссия янәдән җыелачак. Балалары өчен җаваплылык турында ата-аналар исләрендә тотсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X