Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл күркәмләнә бара

Ютазы авылы мәдәният йортында халык белән очрашу авыл җирлеге башлыгы Н. Җәләевның агымдагы елда җирлектә башкарылган эшләр һәм планнар турындагы чыгышы белән башланды.

Авыл җирлегендә шактый эшләр башкарылган, иң элек су үткәрүне билгеләп узу урынлы булыр (1300 м суүткәргеч узган), мәктәп, балалар бакчасында ремонт ясалган, "Сәламәт" тернәкләнү үзәге ачылу Ютазы авылы өчен генә түгел, ә бөтен район халкы өчен кирәкле гамәл, дип билгеләп үтелде. Мунча, мәдрәсә ачу, авылдашларына изгелек эшләргә әзер булган И. Җиһангиров һәм Р. Асылгәрәев кебек асыл егетләр ярдәмендә мөмкин булган. Чыгыш ясаучы район башлыгы инициативасы белән башкарылган эшләр өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Район башлыгы М. Шәйдуллин районның социаль-икътисадый үсеше һәм эшчәнлегенә кыскача тукталды. 2500 кеше исәпләнгән Ютазы авылының күркәмләнә баруын, хуҗалыкта да мөгезле эре терлек саны арту тенденциясе мөмкинлеге булуын, ютазылыларның һәрвакыт чаңгы, бокс кебек спорт төрләре буенча призлы урыннарны яулавын билгеләп үтте. А. Вафауллин, Н. Хөснетдинова, Р. Гайнетдинов кебек актив, тырыш җитәкчелә-регез булганда, позиция-ләрне бирмичә, яшәргә мөмкин диде ул.
Очрашуда катнашкан РФ Россельхознадзорның ТР фитосанитария һәм ветеринария буенча идарә җитәкчесе Н. Хәбипов ютазылыларны сәламләп, авыл җирлегендә күзгә күренерлек эшләр башкарылуын ассызыклап, чагыштыру өчен чит төбәкләргә барып кайту җитә, диде. "Җирләребез, аллага шөкер, эшкәртелә, чәчелмичә калган мәйданнар юк. Быел республикабыз 5 миллион икмәк белән бергә шул күләмдә диярлек шикәр чөгендере җыйды. Дөрес, кимчелекләр дә җитәрлек. Шуңа да, бергә эшлик, киләчәккә бердәм йөз тотып яшик", - дип сүзен төгәлләде.
Ютазы халкы да үзен борчыган сорауларны күтәреп чыкты. Урамнарда йортларны суга тоташтыру, автобус маршрутының иртәнге рейсы булмау сәбәпле, кешеләрнең хастаханәгә вакытында эләгә алмаулары, коммуналь уңайлыклар өчен түләү буенча саклык кассасын торгызу кебек сораулар яңгырады. Аларга урында җаваплар алынды. Кыска Елга урамы ягына узганда озак еллар дәвамында тимер юл составы тору, юл сыйфаты соравы да борчый аларны. Районда, Ютазы авылында башкарылган эшләрнең район башлыгы М. Шәйдуллин җитәкчелегендә узуын билгеләп, ютазылылар район советы һәм башкарма комитет җитәкчелегенә, район хезмәтләренә җылы сүзләрен җиткерделәр.
Алма-Ата авылы клубында халык белән очрашу, гадәттәгечә, район мәдәният бүлеге артистларының концерт номерларыннан башланды.
Ютазы авылы җирлеге составына керүче әлеге авыл зур түгел, бары 80 кеше яши. Терлек тотучылар саны да, өлкән яшьтәгеләр күбрәк булгангадыр, аз. Кечкенә дә төш кенә, булгангадыр, үзара салым яхшы җыйнала. Авыл җирлеге башлыгы Н. Җәләев халыкны җирлек эшчәнлеге белән таныштырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллин район эшчәнлегенә тукталды. "Быел, оешуга 20 тулу уңаеннан, - диде ул, - шактый күзгә күренерлек эшләр башкарылды. Районыбыз зур түгел, компактлы. Эшләп килүче, салым базасын тулыландыручы сәнәгать предприятиеләребез, авыл хуҗалыгы тармагы ныклы адымнар белән алга бара",- дип, сүзен дәвам итте. "Энергия" стадионын үзгәртеп кору, күп катлы йортларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау, су үткәрү, скважиналар бораулау, Ютазы һәм Бәйрәкә авылларында "Сәламәт" тернәкләндерү үзәк-ләрен ачып, аның эшләве - барысы районыбыз халкы өчен, аның мул тормышы өчен, дип ассызыклады ул.Бу көнне чарада РФның ветеринария һәм фитосанитар кү-зәтчелек буенча ТР идарәсе җитәкчесе Н. Хәбипов та катнашты. "Районда күп эшләр эшләнгән. Һәр җирдәгечә плюслар һәм минуслар да бар. Юллар асфальтланган, газ кертелгән", - дип сүзен дәвам итеп, ул Алма-Ата авылы кешеләренә уңышлар, сәламәтлек, бердәм эшләүләрен, тату яшәүләрен теләде.
Соңыннан авыл халкы район җитәкчелегенә сорауларын бирде, тәкъдимнәрен җиткерде. Алар - кемгәдер утын кирәк, авыл эчендәге юлны тигезләү, авылга кадәр асфальт салуны тәмамлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев