Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылда яшьләр мәшгульлеге

Халык мәшгульлеге үзәгендә 2012 елның 1 гыйнварына исәптә 102 эшсез ютазылы тора, шуларның 16 проценты - 30 яшькә кадәрге яшьләр.

Быел эшсез авыл яшьләре саны кимү тенденциясе билгеләнде. Бу яшьләрне актив мәшгульлек формалары Программаларына җәлеп итү һәм үзмәшгульлек программасы буенча шәхси эшмәкәрлек, алдан һөнәри укыту, "Беренче эш урыны" программасы буенча чыгарылышчылар стажировкасы кебек кризиска каршы чараларда катнашу аркасында тормышка ашырыла. Үзмәш-гульлек программасы буенча шәхси эшмәкәрлеккә 30 яшькә кадәрге 104 яшь кеше җәлеп ителде.
Бүген авылда тулаем эшкә урнашу һәм, аерым алганда, яшьләрнең эшкә урнашуы белән проблемалар бар. Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эш урыннары саны кимүе, производствоны модернизацияләү белән аңлатыла. Кызганыч, әлеге процесс киләчәктә дә дәвам итәчәк. Яшьләрнең авылдан китүенә, эшкә урнашу белән проблемалар тууга сәбәп булган тагын бер фактор - түбән хезмәт хакы. Социаль-көнкүреш, транспорт белән тәэмин итү, ял сәгатьләрен үткәрү кебек проблемалар булуы да сер түгел.
Авылда яшьләр мәшгульлеге мәсьәләсен хәл итү өчен эш белән тәэмин итүчеләргә хезмәт базарын, эш урыннары ихтыяҗын өй-рәнүче мәшгульлек үзәге белән тыгыз элемтәдә тору мөһим. Ә бу максатларда һөнәри юнәлештәге эш үткәрелергә тиеш, ул нигездә бүген шаблонлы, район һәм аерым җирлек үзенчәлеген исәпкә алмыйча башкарыла.
Бүген авыл хуҗалыгы производствосында кадрлар, югары белемле белгечләр җитешмәве кискен дәрәҗәдә тора. Эш урыннары вакансиясе анализы аларның яртысыннан күбесе авыл хуҗалыгы формированиеләреннән булуын күрсәтә. Еллар дәвамында әлеге вакансияләргә белгечләр табылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев