Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылларда төлке “хуҗа”

Иске Урыссу авылыннан җибәрелгән әлеге видеоязмада төлкеләр шәхси ярдәмче ихатаның яшелчә бакчасында табигать кочагында йөргән кебек йөриләр.

Атарга рөхсәт юк, агуларга ярамый... Халыкка нишләргә? Куркудан узган кыргыйлар кош-кортка һөҗүм итә. Мондый шартларда алар балаларга зыян салмас дип кем гарантия бирә ала? Өстәвенә, бүгенге шартларда балаларның күпчлеге, әти-әниләр эштә вакытта, үз-үзләренә калдырылган. Лагерьлар эшләми, шифаханәләр бар баланы да кабул итми. Җәйге көнне аларны бит өйдә бикләп асрый алмыйсың...

Без үз чиратыбызда район ветеринария хезмәте белән элемтәгә чыктык. “Без берни дә эшли алмыйбыз, безнең компетенциядәге сорау түгел”, - дип җавап бирделәр. Ә район аучысы Марат Хафизов сүзләренә караганда, алар төлкеләрне авылдан этләр ярдәмендә куган...

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев