Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәдә ифтар мәҗлесе

«АгроМир» җәмгыяте ашханәсендә, изге Рамазан аенда, ифтар үткәрелде.

 

Ифтар алдыннан мөселманнарга һәм күңелләрендә иман нуры булган һәр кешегә изге теләкләр теләнде, догалар, игелекле үгет-нәсыйхәтләр яңгырады.

Ураза аенда сый-нигъмәтле мул табын артында авылдашлар белән бергә очрашу  - дөньяда, каршылыклардан торган бу тормышта үзара берләшү дә ул. Ифтарны Бәйрәкә авылы мәчетенә йөрүче аксакаллар, шулай ук җирлекнең хатын-кызлар советы һәм ветераннар советы әгъзалары оештырды. Илебездәге соңгы сәяси вакыйгалар уллары Ватан чакыруы буенча киткән һәм махсус хәрби операциядә хезмәт иткән ир-егетләрнең әниләренә аерым игътибар һәм аңлау таләп итә. Әлеге ифтарга балалары мобилизациягә алынган әниләр дә чакырылган иде. Бу аларга авылдашларының терәген тоярга мөмкинлек биргәндер, дип ышанасы килә. Бәйрәкә авылы аксакаллары Рөстәм Вахитов, Илгизәр Латыйпов һәм Ленар Хәлиуллин аларга күчтәнәчләр тапшырды. Чарада «АгроМир» җәмгыяте җитәкчесе, район советы депутаты Сирин Галиев та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев