Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчага түләүләр арта, әмма компенсацияләр саклана

2015 елда Татарстан Республикасы буенча яңа 73 балалар бакчасы төзү күздә тотыла. Әмма шул ук вакытта бакчада балаларны карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләвенең 10-12 процентка артуы да күзәтелә.

Түләүләр арту, беренче чиратта гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып торган мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләренә карата бүген яңа бурычлар куелуда. Бу шулай ук бакчаларның материаль-техник базасын ныгытуга да, мәктәпкәчә учреждениеләрне тотуга да кагыла, дип билгеләп үтте мәгариф минстры Энгель Фәттахов.

- Элек без мәктәпкәчә белем бирү йортларына алай нык

игътибар бирә алмадык, хәзер вакыты җиткәндер дип саныйм.

Балалар бакчасына ата-аналар түләве бакчаның төренә, эш режимына һәм баланың яшенә карый. Мәсәлән, бүген балалар бакчасының иң киң таралган төренә (гомуми) 10,5 сәгать вакыт белән баланы йөрткән өчен 2283 сум акча түләү каралган. Ә 2015 елның 1 гыйнварыннан бу сумма 280 сумга артып 2563 сумны тәшкил итәчәк.

Ата-аналарга түләнә торган барлык компенсацияләр дә саклана:

1. 20% күләмендә беренче балага, 50% икенче һәм 70% өченче

балага түләнә торган коспенсация. Бу компенсация гражданнарның керемнә кармыйча бөтен кешегә дә түләнә. Бары тик социаль яклау бүлегенә документларны гына тапшырырга кирәк.

2. Муниципаль дәрәҗәдә түләнә торган компенсация. Ул

гражданнарның кеременә бәйле. Бу компенсацияне гаилә әгъзаларының берсенә туры килгән керем 20 000 сумнан азрак булган очракта билгелиләр. Керем азрак булган саен компенсация күләме зуррак була.

Мәсәлән, әгәр бер кешегә туры килә торган керем 10000 сумнан

азрак икән икән, беренче балага, 10,5 сәгать гомуми бакчага йөргән өчен ул "РФ мәгариф законы" кысаларында 257 сумы кире кайтарылачак һәм өстәмә республикадан 767 сум күләмендә компенсация каралган. Шулай, 2563 сум түләгән очракта ата-ана кире 1024 с4умны кире кайтарып алачак. Һәм ата-ананың фактта түләнгән өлеше 1539 сумны гына тәшкил итә.

3. Күп балалы гаиләләргә каралган ташламалар. Алар ата-

аналарга каралган түләүнең 50 процентын гына түлиләр һәм шулай ук компенсация ала алалар.

4. Инвалид-балалар, туберкулез интоксикацияле балалар, ятим

балалар, ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балалар балалар бакчасына бушка йөриләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев