Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

БДИ тапшыру пунктларында онлайн режимында видеокүзәтү булачак

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 елда белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Башкарма комитетлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре катнашты.

Энгель Фәттахов, чыгышы башында ук, күптән түгел "Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2015" профессиональ осталык буенча шәһәркүләм конкурсында бүләкләү тантанасында катнашуын белдерде.

"Татарстанның бер генә муниципаль районында да педагоглар профессиональ конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү мондый тантаналы рәвештә узмый", - дип билгеләп үтте ул. Быел Казанда Россиянең иң яхшы укытучылары "Россиянең иң яхшы укытучысы-2015" конкурсы финалына җыелачак. Казан мәктәпләре базасында ачык дәресләр, мастер-класслар узачак, алар барысы да конкурс сайтында онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Һөнәре буенча иң яхшылар конкурсында катнашучылар елдан-ел арта.

"Узган ел конкурс тарихында беренче тапкыр Нурлат мәктәбе укытучысы Алла Головенькина "Россиянең ел укытучысы" конкурсында җиңүче булды. Безнең ачык һәм талантлы укытучыларыбыз күп, без лидерлык урынын тота алачагыбызга ышанам", - дип билгеләп үтте министр. Бөтенроссия конкурсы финалы традиция буенча узган елгы җиңүче территориясендә үткәрелә. Конкурс педагогларга хезмәттәшләреннән тәҗрибә туплау, яңалыклар белү һәм профессиональ үсеш мөмкинлеге бирә.

Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының йомгаклау аттестациясенә килгәндә, быел имтиханнар кабул итү пунктлары шактый кыскартылды, хәзер алар 86, узган ел - 114 иде, дип белдерде Энгель Фәттахов. Барлык пунктлар да металл эзләү системасы һәм видеокүзәтү камералары белән җиһазланачак, алар онлайн режимда эшли. Имтихан уза торган пунктка контроль эшләр махсус оешмалар тарафыннан китереләчәк. 9 сыйныфлар имтиханнарын офлайн-режимда эшли, төп дәүләт имтиханы 113 пунктта узачак.

Җәмәгать контроле процедураларында катнашырга теләүчеләр БДИ үткәрү урынында җәмәгать күзәтүчесе буларак аккредитацияләнә һәм якынча инструктаж узачак.
"Төп дәүләт имтиханнарын һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын ниндидер хокук бозуларсыз үткәрү зарур. Без балаларның белемнәрен объектив һәм ачык бәяләргә тиеш", - диде министр.

Быел БДИ ның беренче өлеше 23 марттан 18 апрельгә кадәр узачак, икенчесе - 25 майдан 18 июньгә кадәр, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X