Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышында катнашкан Мөкатдис Хөсәиновны туган көне белән котладылар

Күптән түгел сиксән җиденче тапкыр туган көнен Бөек Ватан сугышында катнашкан Мөкатдис Хөсәинов билгеләп үтте.

Мөкатдис Гариф улы Кече Урыссу авылында туып үскән, әмма инде озак еллар дәвамында Урыссу бистәсендә яши. Сугышка ул 1944 елда эләгә, әмма ул тәмамлана башлаган Көнбатыш фронтка түгел, Көнчыгыш фронтка. Япон интервентлары белән сугыш озак бармаса да, кешеләр анда да һәлак була. Мөкатдис ага яралана. Сугыш тәмамланганнан соң, солдат илнең көнчыгыш чикләрен саклавын дәвам итә, Кытайда, Монголиядә хезмәт уза. Туган йортына җиде елдан соң гына әйләнеп кайта. Тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, аның хәләл җефете унбер ел элек дөнья куйган һәм барлык бу еллар дәвамында элекке фронтовик ялгыз яши. Әмма ветеран балалары игътибарыннан мәхрүм түгел. Урыссуда аның оныгы тормыш көтә, ул бабасы янына даими килеп, ярдәм итешеп тора. Кызлары ерак шәһәрләрдә төпләнсәләр дә, еш кайталар һәм озак кына әтиләре янында яшәп китәләр.

Ветеранны туган көне белән җирлекләр буенча эшләү бүлеге начальнигы Рәис Галимов һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова котладылар. Сугышта катнашучыларның азайганнан азая баруын билгеләп, алар Мөкатдис агага озын гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев