Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бердәм Россия” партиясенең кабул итү бүмәсендә депутат Леонид Якунин Ютазы ютазылылар белән очрашты

"Бердәм Россия" партиясенең кабул итү бүмәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты Леонид Якунин Ютазы районы халкы белән очрашты.

Очрашуга килгән халык депутатка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Алар район үзәк хастаханәсендә кирәк булган рентген, флюорография уздыру аппаратларының бик тә тузган хәлдә булуын билгеләп үттеләр. Шулай ук район халкын Куйбышев тимер юл филиалына керүче Урыссу тимер юл вокзалының ябылуы борчый. Халык поездларда йөрү өчен билетларны башка шәһәрләргә барып алырга тиеш булалар. Әлеге һәм башка сорауларны депутат һичшиксез тиешле органнарга җиткерүен һәм чишү юлларын табырга ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев