Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең эшчәнлек - гражданнар хакына

Бүген халыкны Социаль яклау хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Безнең хезмәтнең төп бурычы булып гаиләне, ана һәм балаларны, өлкән яшьтәге гражданнарны, ветераннарны, инвалидларны, тыл хезмәтчәннәрен, сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарны, Чернобыль АЭСында радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарны һәм аларга тиңләштерелгән кешеләрне һәм халыкның башка ташламалы категорияләрен социаль яклау өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен тормышка ашыру; пособиеләрне, компенсацияләрне вакытында һәм дөрес билгеләүне тәэмин итү; гражданнарга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр билгеләү тора. Бүлек 32 административ регламент буенча билге- ләүне һәм түләүләрне тормышка ашыра. Ай саен инвалидларны һәм инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләренә җибәрү буенча эш алып барыла, бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәт-кәрләргә шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар бирелә.

"Гармония" социаль хез-мәт күрсәтү үзәге дәүләт социаль ярдәменә мохтаҗ булган гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүче учреждение булып тора.

Өйдә хезмәт күрсәтү бүлекләре аерым гаиләнең һәм аерым кешенең хәлен нормальләштерү һәм тотрыкландыру буенча хезмәтләр комплексын тәкъдим итә. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә аз тәэмин ителгәннәргә, авыр тормыш вәзгыятендә калганнарга һәм социаль яктан куркыныч гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Алар арасында инвалид балалары булган гаиләләр һәм инвалид балалар бар.

Барлык хезмәт төрләрен сыйфатлы һәм үз вакытында башкару коллективның көйле эше аркасында тормышка ашырыла. Һәм һөнәри бәйрәмебез, Социаль хезмәткәрләр көнендә, гомерләрен 10 елдан артык җиңел булмаган хезмәткә багышлаган социаль яклау бүлеге белгечләрен билгеләп үтәсем килә. Алар - социаль яклау бүлеге белгече Валентина Фадеева, республиканың матди ярдәм күрсәтү филиалы директоры Илмира Ханнанова, "Гармония" халыкка социаль хезмәт күр-сәтү үзәгенең "Балалар һәм гаилә" бүлекчәсе мөдире Равилә Фазылова, социаль хезмәт-кәрләр Регина Латыйпова, Нурия Минаҗева, Оксана Афанасьева. Тагын тармак ветераннары Зөлфия Әхмәтшина, Фәридә Кузьмина исемнәрен әйтеп узмыйча мөмкин түгел.

Социаль хезмәткәрләр көнендә барысына да гражданнарның социаль якланмаган катлауларына ярдәм күрсәтү эшендә зур хезмәт уңышлары телисем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев