Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең җирлекләрдә подваллар бар

Ямьлелек, чисталык, тәртип, стенада - йортта яшәүчеләрнең картиналары һәм фото сурәтләре - болар бөтенесе дә фатир турында түгел, ә Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йортның подвалы турында.

Әйе, матурлык хозурландыра. Җитмәсә, "гомуми - димәк, беркемнеке дә түгел" дигән караш безнең кеше күңелендә тирән утыра. Дөресен генә әйткәндә, әлеге бина кайчандыр беркемнеке дә булмаган. Монда тулысынча тәртипсезлек хөкем сөргән - чүп-чар, пычрак һәм, гафу итегез, күселәр булган. Горький урамы буенча 8нче санлы йорт буенча өлкән күзәтүче Алла Федорова матур тормыш өчен көрәштә булган фикердәшләре белән бергә тулы машина чүп чыгарып, мәсьәләне берьюлы хәл итәләр. Шуны билгеләп узарга кирәк, подвалны төзекләндерү буенча эшне Алла Афанасьевна Анна Ратникова, хәзер инде мәрхүм булган Александр Ратников һәм Ольга Гладкая белән башлый. Алга таба әлеге изге эшкә Татьяна Свитюк, Людмила Тупикова, Галина Данчева, Лилия Гладкая, Владимир Гладкий кушылалар... Тату эшлиләр - яңа обойлар ябыштыралар, шашка һәм домино, китап шкафын (аңа китаплар тутыралар) алып киләләр, һәм бөтен кирәк-ярак белән җиһазландырылган, мәһабәт ял бүлмәсе килеп чыга.
- Берүзем бу эшне башкарып чыга алмас идем. Күршеләр, аларның җайга салынган эшләре, чисталыкта яшәү теләге аркасында уйланганны тормышка ашырып булды. Бер Гладкий гына нәрсә тора! Аңарда Аллаһы Тәгаләдән сәләт - электрика, я булмаса, балта эшләре булсынмы ул, барысын да булдыра. Кайвакытта, монда җыелып, аралашабыз, чәй эчәбез. Мәсәлән, 23 Февральне бөтен йорт белән бәйрәм иттек, ир-атларны тәбрикләдек. Стена газетасын чыгардык, шигырьләр укыдык, табын әзерләдек. Моңа җавап рәвешендә, алардан 8 Мартка котлаулар кабул иттек. Ә Яңа елга ишегалдында җыелдык: өстәл ризык белән тулы иде: юмартлык - күршеләребезнең яхшы сыйфаты. Менә шулай яшибез дә. Кешене соңгы юлга да бергәләп озатабыз. Алкоголь эчемлекләрне бездә беркем дә хөрмәт итми. Тәмәкене дә беркем тартмый. Дөрес, шулай да бер тартучы бар. Әмма ул подъездда түгел, ә тышта гына тарта. Төнлә беркем дә йөрми, шаулашмый, кычкырып сөйләшми, бер-береңне тулаем аңлау гына хөкем сөрә, - ди Алла Афанасьева.
Сүз уңаенда, подъездлар турында. Алар йортта икәү. Монда шулай ук чисталык һәм тәртип, яз башыннан алып, көз ахырына кадәр - тере чәчәкләр, идәндә - келәмчекләр. Подъездның "Лаеклыларга - лаеклы приз" бәйгесендә "Үрнәк подъезд" номинациясендә күп санлы җиңүләре - чисталыкта яшәү рәхәт кенә булмыйча, шулай ук файдалы булуының ачык дәлиле. "Чисталык - сәламәтлек дәлиле" дигән фикер юкка гына хөкем сөрми.
Ә сез, башка күп фатирлы йортта торучылар, ничек яшисез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев