Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең сафта кеше артты

Пәнҗешәмбе көнне районның почта элемтәсе узелында беренче ярты еллыкта соңгы тапкыр Әбүнәче көне уздырылды.

Россия һәм республика басмалары белән беррәттән, райондашларыбыз район газетасына да язылды. Безнең язылучыларыбыз саны бу көнне унҗиде кешегә артты. Алар арасында Ютазы авылында яшәүче Равил Гәрәев та бар. Район газетасына ул басмабыз барлыкка килү көненнән, димәк, инде егерме елдан артык языла. Равил Шәйхрази улын "Ютазы таңы"нда район яңалыклары, белдерүләр, республика вкладышындагы спорт сәхифәсе кызыксындыра. Шуны өстәп әйтергә кирәк, безнең газетада шулай ук рәсми документлар, районда яшәүчеләр турында кызыклы мәкаләләр, белгеч киңәшләре, криминаль вакыйгалар, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать турында мәкаләләр бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X