Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле картлык

Урыссу бистәсендә яшәүче сугыш ветераны толы, тыл һәм хезмәт ветераны Сәрия Баймурзина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сәрия Тимергази кызы - бәхетле кеше. Тормыш иптәше (вафат) белән ул дүрт бала үстергәннәр. Аңа тугыз оныгының һәм тугыз оныкчыгының да якты дөньяга килүен күрергә насыйп булган. Хәзер ул аларның җылысын тоеп яши. Ветеран үзен яхшы хис итә һәм күп кенә хуҗалык эшләрен үзе башкара. Юбилярны "Бердәм Россия" партиясе һәм район җитәкчелеге исеменнән "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Е. Коваль котлады. Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе З. Глушкова да аңа җылы теләкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран

2
X