Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүләкләр күчереп яздыручыларны тапты

Узган атна ахырында 2010 елда узган Бөтенроссия халыкны яздыру активистларына утырышлар залында тантаналы рәвештә медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

Яздыру нәтиҗәләре буенча, республикада Татарстанның муниципаль районнары арасында бәйге игълан ителгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча, Ютазы районы мактаулы өченче урынга лаек булды. "Әлеге җиңү - барыгызның хезмәт нәтиҗәсе, - дип мөрәҗәгать итте күчереп яздыручыларга район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова. - Уңышлы һәм нәтиҗәле эшегез өчен минем сезгә рәхмәтемне белдерәсем килә. Республика җитәкчелеге сезнең хезмәтегезгә шулай ук югары бәя бирде, һәм бүген миңа күңелле бүләкләү миссиясе йөкләнде". Әлеге сүзләр белән Рәмзия Кәшиф кызы бүләкләү чарасын башлады. Бөтенроссия халыкны яздыруда ирешелгән уңышлар өчен 34 медаль тапшырылды. Күчереп яздыруда катнашкан 17 кеше дипломнарга ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев