Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылында яңа уен мәйданчыгы ачылды

Күңелле чарага җыелган авыл халкын – олысын һәм кечесен “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе, Бәйрәкә авыл советы депутаты Сирин Галиев, беренчел хатын-кызлар оешмасы рәисе Зәйтүнә Ямаева, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина сәламләде.

Авылның яшь биючеләре – “Тургай” бию төркеме кызлары үзләренең дәртле биюләре белән тагын да күтәренке кәеф бүләк итте.

Яңа уен мәйданчыгына керү юлында бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы Сирин Галиев белән Альбина Әхмәтшинага бирелде һәм уен мәйданчыгы күз ачып йомган арада күп сандагы малайлар һәм кызларның шатлык тулы авазларына күмелде. Балалар гына түгел, хәтта оныкларын озата килгән әбиләр дә “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” уеннарында бик теләп катнашты. Балалар рәхәтләнеп асфальтка сурәт төшерде, самокатта ярышты. Бер генә сабый да татлы призсыз калмады – аларга мондый татлы мизгелләрне “АгроМир” ҖЧҖ директоры Нәсим Вәлиев бүләк итте. Ул малайларны һәм кызларны туңдырма белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев