Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәле Әхәт ага Шәмгуллинны 90 яше белән тәбрикләделәр

Бәйрәкә авылында туып үскән Әхәт ага Шәмгуллин күптән түгел үзенең туксанынчы туган көнен билгеләп үтте.

Әхәт Сәми улы бөтен гомере буена авылда яшәгән һәм колхозда эшләгән. Ул күрше Бәйрәкәтамак авылында хезмәт куйган, ә пенсиягә чыккач, туган Бәйрәкәсенә әйләнеп кайткан. Сигез ел элек тормыш иптәшен югалтуга һәм өлкән яшьтә булуына карамастан, Әхәт ага өйдәге эшләрне мөстәкыйль башкара. Тыл хезмәтчәнен юбилее белән социаль яклау бүлеге вәкилләре һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрикләделәр һәм аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм район башлыгы Рөстәм Нуриевтан бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев