Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәлеләр уҗым бодаеның һәр гектарыннан 87 центнер уңыш суктырылар

Бүген “АгроМир” җәмгыяте механизаторлары 120 гектарда игелгән уҗым бодаен суктыра башлады

Игенчеләр Рәфис Насыйров һәм Ришат Фәррахов комбайннары белән контроль суктырып карау игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 87 центнер бөртек чыгуын күрсәтте. Агымдагы елда бәйрәклеләр Ростовтан алып кайткан бу югары сыйфатлы бодайны беренче тапкыр үстерде. Өстәмә сыйны мулдан алган, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы химик яклау чаралары үз вакытында күрелгән басу бүген мул уңышы белән сөендерә.

Кыр башында комбайннар эшләвен күзәтеп торган “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиевның шатлыгы йөзендә балкыды. Һәр гектардан уртача 87 центнер ашлык туплау күренеше әле моңа кадәр Ютазы районы тарихында юк иде. Афәрин, бәйрәкәлеләр!

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев