Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чернобыль - тарихтагы ачы хәсрәт

Урыссуда, Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүдә катнашучыларга куелган һәйкәл янында, Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган митинг узды.

 

 

Район җитәкчелеге вәкилләре тарихта калган фаҗига ветераннарына кылган батырлыклары өчен хөрмәт күрсәтте. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин бүген инде чәчәләренә чал төшкән ветераннарга изге теләкләрен җиткерде.

- Сез үзегезгә тапшырылган куркыныч вазифаны үтәдегез. Һич арттырусыз шуны әйтергә кирәк, сез дөньяны котылгысыз һәлакәттән коткаручылар арасында булдыгыз. Сезгә сәламәтлек телим. Район хакимияте ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык, сорауларыгыз туганда, мөрәҗәгать итегез.

Митингны алып баручылар кыскача гына шул чордагы вакыйгаларга тукталды. Чарада катнашучылар һәлакәт нәтиҗәләрен бетергәндә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Митинг ахырында таш плитәгә тере чәчәкләр салынды. 

Белешмә:

Батырлык һәм шәфкатьлелек өчен Чернобыль АЭСында һәлакәтне бетерүгә 35 ел тулу истәлекле медале белән Закуан Батыршин, Ринат Гыйбаев, Александр Горбунов, Вячеслав Гуров, Шәйхенур Идиятуллин, Александр Кошелев, Николай Лукьянов, Василий Николаев, Павел Никулин, Александр Пешкин, Айдар Сөләйманов, Әсгать Фәхриев, Рамил Хазиев һәм Рөстәм Хафизов бүләкләнде.

Роза ИСКӘНДӘР

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев