Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт янгын куркынычсызлыгы Яңа ел бәйрәмнәрен кагыйдәләрне бозмыйча үткәрергә тәкъдим итә

Яңа ел бәйрәмнәре җитү белән сыйфатсыз пиротехника продукциясен,, чыршыларны, кибет витриналарын һәм бина фасадларын бизәү өчен кулланылган пиротехника һәм гирляндаларны файдалану кагыйдәләрен бозу куркынычы арта.

Дәүләт янгын куркынычсызлыгы янгын куркынычы катнашмалары булган фейерверклар, петардалар, бенгаль утлары сатып алганда, пиротехника сатуга хокук биргән лицензияләре, шулай ук әлеге прдукциянең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү сертификатлары булган сәүдә нокталарын сайларга тәкъдим итә. Аларны куллану алдыннан инструкция белән игътибарлап танышу һәм җитештерүченең күрсәтмәләрен җитди үтәү, аларны кулланганда куркынычсыз урын сайлау мөһим. Һич кенә дә пиротехник эшләнмәләрне ябык эчке биналарда кулланырга ярамый. Электр гирляндаларын сатып алганда, сатучыдан янгын куркынычсызлыгы сертификаты таләп итү мөһим. Гирляндаларны элгәндә, аларны шундый итеп урнаштырырга кирәк, кыза торган өслекләр яна торган материалларга кагылмасын, электр үткәргечләрнең төзеклеген контрольдә тотарга мөмкин булсын, өзеклеккә яки изоляция бөтенлеге бозылуга юл куймас өчен кешеләр йөргән урыннарда токка тоташтырылган үткәргечләр сузылмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев