Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәрәҗәле аксакал

Узган чәршәмбе Бөек Ватан сугышы ветераны, ютазылы Фатыйх Зәйнуллин 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме белән юбилярны район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады.

Фатыйх аганы ютазылылар яхшы белә. Ул - ихлас күңелле, үз эшенә бирелгән, дин тотучы зат. Шуңа күрә ул җирле аксакаллар белән бергә күп көчен һәм энергиясен Ютазы авылында мәчет ачылуга куйды.
Район башлыгы белән шәхси әңгәмәдә Фатыйх ага быелгы елда һәрбер мөселман кешесе өчен изге булган Мәккә шәһә-ренә хаҗ кылуы турында сөйләде. Үз чиратында Марсель Зөфәр улы ветеран гаиләсенең көнкүреш шартлары, карт солдатның сәламәтлеге белән кызыксынды. Аның котлауларына Ютазы авылы җирлеге башлыгы Наил Җәләев, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев кушылдылар. Юбиляр янына кунаклар, әдәпле ютазылыларның гадәте буенча, бүләк алып килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев