Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дым-Тамакта яшәүче Садыкова Мөнәвәрә Россия Президентыннан котлаулар кабул итте

Агымдагы атнада Дым-Тамак авылында яшәүче Садыкова Мөнәвәрә 90-яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Влдаимирович Путин исеменнән котлаулар кабул итте.

Мөнәвәрә апа Туймазы районының Райман авылында 1924 елда алтынчы бала булып дөньяга килә. Озак еллар Октябрьский шәһәрендә "Трест Туймазанефть" котельныенда кочегар булып эшли. Ә аннары Дим-Тамак авылы егете Әгъзәметдинга кияүгә чыга. Алар бергәләп биш балага гомер бүләк итә. Озак еллар авыл колхозында, аннары Алабакүл кирпеч заводында хезмәт куя.

Аллага-шөкер, өем җылы, ут-су бар. Балаларым янымда, кайтып

хәлемне белеп торалар. Әле узган елга кадәр бакчамда бәрәңге утырттым, быел гына балаларым - ди Мөнәвәрә апа. Туксан яшендә дә аның өе чип-чиста, якты. Үзе аякта йөреп тора, балалары турында мактый-мактый сөйли.

Юбилярны котларга дип "Гармония" социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Дания Бытырова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Дим-Тамак авылы җирлеге башлыгы Марс Җамалиев, авылның ветераннар советы рәисе Ренат Әхмәдишин килгәннәр иде. Алар иң изге теләкләр юллап Мөнәвәрә апага Россия Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән котлау открыткасы һәм туган көн бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев