Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ел башыннан 35 меңләп татарстанлы телефон аша ОСФР консультацияләре алды

Быел Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең колл-үзәге белгечләре 35 меңгә якын татарстанлыга консультация бирде.

Гражданнарның ОСФРга шалтыраткан төп сораулары: хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр һәм йөкле хатын-кызларга, 0 яшбтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә каралган бердәм пособие алуга кагылган.

      Көн саен бер региональ колл-үзәк операторына 90га кадәр шалтырату туры килә. Белгечләр пенсия һәм социаль тәэмин итү темалары буенча сорауларга җавап бирә.   www.sfr.gov.ru.  сайтындагы шәхси кабинет аша граждан үзе билгеләгән код сүзе аша шәхесен ачыклаганнан соң гына шәхси консультацияләр үткәрелә.

    Код сүзе ярдәмендә шәхси мәгълүматлар булган мәгълүматны алырга мөмкин- мәсәлән, пенсия яки социаль түләүләр күләме, шәхси  счетның торышы яки ана капиталының калдыгы турында мәгълүмат.

       Гаризада күрсәтелгән телефон номерыннан шалтыратканда, өстәмә идентификацион мәгълүмат кирәк булмаячак. Шул ук вакытта башка номердан мөрәҗәгать иткән очракта паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын хәбәр итәргә туры киләчәк.

       Код сүзе хәрефләр, саннар, сүзләр яки сүзтезмәләрдән торган теләсә нинди комбинациядән булырга мөмкин. Кирәк булса, аны алыштырырга мөмкин. Код сүзен СФР сайтындагы Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә, шулай ук фондның клиентлар хезмәтенә барып урнаштырырга мөмкин.

       Код сүзе буенча шәхси консультацияләрне 8-800-100-00-01 номеры буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев