Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Финанс грамоталык көне кысаларында

Районның белем бирү учреждениеләрендә "Росгосстрах" иминиятләү компаниясе, салым хезмәте һәм Саклык банкы вәкилләре булып узды.

7 сентябрь көнне Урыссуның 2 һәм 3 санлы мәктәпләрендә белгечләрнең чыгышлары тугызынчы сыйныф укучыларында зур кызыксыну уяткан. Алар үзләре өчен күп кызыклы мәгълүмат алганнар. Милекне ничек иминиятләргә, әлеге һөнәргә кайда укып була, саклык книжкасын ничә яшьтән һәм нинди шартларда ачып була - әлеге һәм башка күп сорауларга балалар тулы җаваплар алдылар. Мәгълүмати дәресләр өлкән сыйныф укучыларын финанс грамоталыкка өйрәтү буенча республикада башланган Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелде, дип хәбәр иттеләр мәгариф бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев