Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Форпостчыларның уңышлы дебютлары

Алабуга шәһәрендә "Форпост" үзәкләренең үзешчән сәнгать буенча Республиканың унынчы юбилей фестивале узды. Безнең районда "Форпост" үзәген төзү оештыру көненнән алыпберенче тапкыр аны фестивальдә агымдагы елда булдырылган 124 санлы һөнәри училище студентлары отряды тәкъдим итте. Безнең дебютантлар башка район форпостчыларын үзләренә тиз каратып, актив катнашканнары өчен дипломга лаек булдылар. Әмма яшьләр...

Алабуга шәһәрендә "Форпост" үзәкләренең үзешчән сәнгать буенча Республиканың унынчы юбилей фестивале узды.

Безнең районда "Форпост" үзәген төзү оештыру көненнән алыпберенче тапкыр аны фестивальдә агымдагы елда булдырылган 124 санлы һөнәри училище студентлары отряды тәкъдим итте. Безнең дебютантлар башка район форпостчыларын үзләренә тиз каратып, актив катнашканнары өчен дипломга лаек булдылар. Әмма яшьләр өчен иң төп бүләк булып "Лазертаг" уены исәпләнде, безнең команда анда икенче урын яулады.

Чара программасына команда визиткасы, яңарыш чоры рухындагы команда белән таныштыру формасындагы өй эше, сувенир бүләк итү, учак янындагы җырлар керде. Безнең команда үзенең өй эшен "Ромео һәм Джульетта" повесте нигезендә әзерләде. Аның төп геройлары - Вячеслав Гыйззәтуллин (Ромео) фестиваль лауреаты булып, "Фестиваль йолдызы" номинациясендә диплом алды. Калган рольләрне Камил Шәмсиев (Джульетта), Илшат Хаҗипов (Отелло), Илья Губин (сакчылар отряды командиры), Андрей Ромашов, Роман Хөббәтов, Раил Вәлиев (отряд сугышчылары) башкарды. Евгений Скворцов учак янында җыр башкарды. Сувенир буларак кул эше тартмасы бүләк ителде. Сценарийны "Форпост" үзәге директоры Джанна Волкова әзерләде. Сәфәр дәвамында балаларның куркынычсызлыгы өчен үзәк белгече Вероника Мишакова җаваплылыкны үз өстенә алды.

Яшьләр фестивальдә катнашудан алынган эмоцияләр белән тулы иде. Алар ата-аналары белән тәэсирләре белән бүлешүне нәрсәдән дә башларга белмәделәр. Студентлар отряды сугышчылары, бер тавыштан диярлек, тиздән булачак киләсе ярышларда катнашырга теләкләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев