Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галимнәр казу эшләренә керешә

Казан федераль университетының Тарих институты Ютазы районы территориясендә казу эшләрен башларга планлаштыра.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе ярдәмендә тормышка ашырыла торган Казан федераль университеты Тарих институты фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең иң әһәмиятле юнәлешләреннән берсе - Татарстан районнарының иң борынгы этапларын өйрәнү. 2012-2013 елларда Россия Тарихы елы, Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы һәм 2013 елда узачак Универсиадага әзерләнү кысаларында Тарих институты профессоры А. Борһанов экспедициясе берничә тикшеренү үткәреп, урта гасыр җирлекләрен һәм курганнарын фундаменталь казуны башларга ниятли.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, А. Борһановның фәнни төркеме 2011 елда Ютазы районы территориясендә рекогносцировка һәм эпиграфик тикшеренүләр уздырды, бу исә районның борынгы, урта гасыр һәм яңа тарихы буенча җитди фәнни отчетлар һәм публикацияләр әзерләргә, район җитәкчелеге һәм республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән берлектә агымдагы елның маенда "Ютазы районы: тарих һәм мәдәният мәсьәләләре" фәнни-гамәли конференциясен үткәрергә мөмкинлек бирде. Быелгы эшләр - галимнәр тарафыннан 2011 елда башланган комплекслы тикшеренүләрнең дәвамы. Аларның максаты - тарихи-археологик һәм эпиграфик һәйкәлләрне өйрәнү буенча тоташ рекогносцировка һәм стационар эшләрне дәвам итү, шулай ук районның иске торак пунктлары тарихы буенча материаллар җыю. Бәйрәкә, Әпсәләм, Акбаш, Бәйрәкәтамак авылларының борынгы һәм урта гасыр мәдәниятен өйрәнүгә аерым игътибар биреләчәк. Галим-тарихчылар, археологлар, сәнгать белгечләре һәм археографлар белән берлектә, күрсәтелгән эшкә мәктәп укытучылары, җирле төбәк белгечләре, мәктәп укучылары, музей хезмәткәрләре, студентлар җәлеп ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев