Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт итәргә ихтирам белән

Һәр ярты ел саен Россия Армиясе сафлары ютазылылар белән тулылана. Бу язгы призывта безнең районнан 43 яшь кеше батырлык мәктәбен узачак.

Иртәннән башлап булачак солдатларны җитезлектә, тизлектә һәм төз атуда тикшерделәр. "Энергия" стадионында егетләр туп атуда, перекладинада күтәрелүдә, озынлыкка сикерүдә һәм йөгерүдә ярыштылар. Соңрак "Восток" сәүдә-күңел ачу комплексында призерларны бүләкләү булды. Шунда ук призывникларны концерт, тәбрикләүләр, беренче һәм икенче тапкыр повесткалар тапшыру көтте. Район җитәкчелеге, хәрби комиссариат һәм җәмәгать оешмалары вәкилләреннән дә изге теләкләр яңгырады. Шунысы сөендерә, кайбер ютазылылар Башкортстан Республикасының Алкино бистәсенә билгеләнелде һәм туган җирләренә якын урында хезмәт итәчәк. Программа армия хезмәтенә чакырылучыларга юл җыелмаларын тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев