Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәткә - тулы экипировка белән

Ютазы районы егетләренең соңгы көзге призывы октябрьдә узды. Чакырылучыларыбызның армиягә кайдан һәм ничек китүләрен белү өчен, безнең район делегациясе Казандагы яшьләрне спорт-патриотик һәм призывка кадәр әзерләү республика үзәгендә булды.

Биредә үк республика хәрби комиссариатының җыелу пункты урнашкан. Үзәк белән безне гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге начальнигы К. Баранов таныштырды, ул безнең өчен зур булмаган экскурсия оештырды. Константин Евгеньевич сөйләвенчә, нәкъ менә биредә частьләргә җибәрү өчен командалар формалаша, төрле чаралар үткәрелә.
Республика үзәге 2007 елда оештырылган. Аның мәйданы - 2,8 га, биналарының мәйданы - 11 мең квадрат метрга якын. Биредә җиһазланган уку сыйныфлары, эзтабарлар хәрәкәте музее, йокы бүлмәләре, ашханә, тренажер залы, скалодром, ясалма япмалы мини-футбол, волейбол һәм стрейт-бол мәйданчыклары, электрон тир һәм башкалар бар. Чөнки "Патриот" үзәге үзендә призывникларны гына кабул итми. Биредә даими рәвештә хәрби-кулланма спорт төрләре буенча ярышлар, методик җыелулар һәм башка чаралар үткәрелә.
Үзәккә килгән егетләр шунда ук медицина тикшерелүе үтә. Сәламәтлекләреннән зарланучылар аерым медпунктта тикшерелә. Биредә, кирәге чыгу очрагында, изолятор да бар. Халык арасында урнашкан фикер дөрес түгел, авыруларны армиягә озатмыйбыз, ди Баранов. Биредә үк, үзәктә, чакырылучыларның бармакларының эзләрен алалар һәм мәгълүматлар базасына кертәләр.
Тагын бер этап - призывникларның обмундирование алулары. Үзәктә булачак солдатның шәхси киемнәрен урлауга юл куймас өчен барысы да эшләнә. Призывник шәхсән үз әйберләрен төрә һәм шунда ук аларның исемлеген язып сала. Әгәр дә бирелгән солдат формасы зуррак икән, биредә аны үлчәм буенча кечерәйтергә мөмкин, тегүчеләр күрше бүлмәдә тегү машиналары артында утыралар. Солдат баш киемен дә үлчәменә яратып тегәргә мөмкин. Устав буенча чәч алу да әзерлек "программасы"на керә. Соңыннан - документларга фото. Фоторәсемгә төшкәндә, солдат альбомы өчен төшәргә дә мөмкин. Менә инде әзер солдат ашханәгә бара. Иртәнге, төшке, кичке ашлар - расписание буенча һәм катгый рәвештә меню, куелган таләпләр буенча.
Җыелу пунктында егетләр команда һәм часть өчен команда формалашканга кадәр, берничә көн тоткарланырга мөмкин. Чакырылучылар видеокамералар урнаштырылган йокы бүлмәсендә төн үткәрәләр. Биредә үк душ, юыну бүлмәләре, санузел бар. Үзәктә барлык бүлмәләр дә ионизаторлар белән тәэмин ителгән.
Җыелу пунктында тән азыгыннан тыш, рухи азык та алырга мөмкин. Биредә мөселманнар һәм христианнар өчен ике гыйбадәт бүлмәсе җиһазланган. Атнага ике тапкыр бирегә мулла һәм рухани килә.
Үзәккә килгән көнебездә, 19 декабрьдә, җыелу пунктында Татарстанның төрле районнарыннан өч йөзгә якын призывник бар иде. Аларга безнең артистларыбыз үз чыгышларын тәкъдим итте. Яшь солдатларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова сәламләде. Татарстан Республикасының хәрби комиссариаты исеменнән район җитәкчелеге адресына рәхмәт хаты җибәрелде.
Концерттан соң егетләр инде формалашкан командалар составында бүләккә гамәлдәге сим-карта һәм ТР электрон хөкүмәте наклейкасы белән мобиль телефоннар, шулай ук быел Россия Оборона министрлыгының яңалыгы булган "ВТБ-24" банкының пластик карталарын кабул итеп алдылар. Аларга акча күчереләчәк: рядовойга - 400 сум, сержантка - 500 сум. Шулай итеп, новобранецлар Ватанга хезмәт итү өчен частька җибәрелергә тулысынча әзер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X