Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтләрдән өйдән чыкмыйча файдаланалар

Инде бер елдан артык район башкарма комитеты гражданлык актларын теркәү бүлеге Интернет аша uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында халыкка хезмәт күрсәтә.

Бүлек начальнигы З. Фәррахова мәгълүматлары буенча, никахны теркәү, аерылышуны рәсмиләштерү, бала туу, вафат булу турында таныклыклар алу, аларны бозу яисә югалту очрагында, яңаларын алу турында гаризалар электрон рәвештә кабул ителә. Хезмәтләрдән бу рәвешле файдалану гражданнарны бүлеккә килеп, чиратларда торудан азат итә. Документларны тапшырыр өчен, гражданнарның өйләрендә Интернетка чыгу мөмкинлекләре, сканерлары яисә фотоаппаратлары булырга тиеш. Соңгылары, бүлек хезмәткәрләре гариза бирүче шәхесенең ышанычлы булуына инанып, документларның нөсхәләрен кабат җибәрү өчен кирәк. Гражданлык актларын теркәү бүлегенең бөтен мәгълүматлары башка кешеләр өчен ябык булып кала. Безнең районда күпчелек рәвештә Саклык банкы карталары кулланыла. Алар буенча тоткарлыклар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X