Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике мәгънәле бәйрәм

Августның бер көнендә Хөррият авылында Кече авыллар көне уздырылды.

Әлеге кечкенә авыл зур юлдан биек урман белән яшерелгән табигатьнең аулак урынында урнашкан. Табигать гүзәллеге, күрәсең, кайчандыр авыл янында пионер, ә хәзерге вакытта "Дубравушка" балалар сәламәтләндерү лагерен төзү сәбәбе булып торгандыр. Бәйрәм биредә үтте дә.
Быел авыл юбилярларга бай булып чыккан. Мәүлетҗан Шәрипҗан улы Мөхәммәтҗанов быел туксан яшен тутырган, Гөлсинә Шәкүр кызы Гыймаева җитмеш биш яшьлек юбилеен билгеләп узган, Дамир Закир улы Хафизовка илле биш яшь тулган. Хөрриятлеләр арасында түгәрәк даталарны билгеләп үтүче гаилә парлары да бар. Мирсәет ага һәм Гөлчирә ханым Гайнетдиновлар быел алтын туйларын билгеләп узалар, ә Марат ага һәм Асыя ханым Сабирҗановлар инде илле биш ел иңгә-иң куеп тормыш көтәләр. Җирлек башлыгы Рамил Вәлиев, аларның туганнары һәм якыннары аларга җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Күмәк хуҗалык вәкилләре дә үз хезмәткәрләрен тәбрикләде. Мәдәният хезмәткәрләре һәм җирле мәктәп укучылары юбилярлар хөрмәтенә җырлар һәм биюләр башкардылар.
Хафизовлар гаиләсе тагын бер сәбәп буенча авылдашлары игътибары үзәгендә булды. Аларның ихаталары авылда иң төзекләндерелгәне буларак билгеләнелгән. Чыннан да, хуҗалар йортларына күп көч һәм фантазия сарыф иткәннәр. Матур каралтылар, күркәм чәчәк түтәле һәм әлеге гүзәллек арасындагы зур йомшак уенчыклар ерактан ук игътибарны үзенә җәлеп итә.
Бәйрәм шулай ук хөрриятлеләр өчен җирлек җитәкчелегенә тормышларының көнкүреш буенча көнүзәк сорауларын бирү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Шулай итеп, мәдәни мәгънәдән тыш ул әле практик мәгънәгә дә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев