Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Илһам” бәйгесендә катнашучы яшь райондашларыбызның иҗади эшләре

Яшь язучыларның һәм шагыйрьләрнең “Илһам” Бөтенрәсәй бәйгесенең төбәк өлешендә катнашучы Ютазы районы яшь иҗатчыларының эшләрен тәкъдим итәбез.

 

 

Ришвәтчелек уйдырма түгел - чынбарлык

Борынгы грек философы Аристотель: “Хакимиятне акчага сатып алучылар, аӊардан табыш алырга гадәтләнә” дип язып калдырган. Димәк, бик борынгы заманнарда ук ришвәтчелек кешеләр тормышында иң зур проблемаларның берсе булган. Моны дәлилләү өчен илебез тарихыннан  бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Мәсәлән, Россиядә ришвәтчелекне закон белән чикләүләр Иван III патшалык иткән вакытта гамәлгә ашырыла башлаган. Аның оныгы Иван IV аеруча зур ришвәтләр алган өчен җәза буларак беренче тапкыр үлем җәзасын керткән. Петр I вакытында Россиядә ришвәтчелек тә һәм аңа каршы көрәш тә нык көчәйгән. Себер губернаторы Гагаринның коррупция өчен хөкем ителеп, асып куелуга кадәр җитүе шул турыда сөйли. Ришвәтчеләргә алган акчаларының яисә әйберләренең бәяләре күпме булуына карамастан, төрлечә җәза билгеләнгән. Кешелек тарихының кайсы гына чорын алма, җәмгыятьтә ришвәтчелек булган, аңа каршы көрәш чарасы буларак, законнар гамәлгә кертелгән. Ләкин законнар чыгарылса да, аларда ришвәт алган өчен каты җәзалар каралса да, бу “чир” гөрләп чәчәк атуын дәвам иткән. Ә соңгы елларда исә хәлләр тагын да кискенләшеп бара. Ришвәтчелек мәсьәләсе - Россия иҗтимагый тормышында көнүзәк тема. Массакүләм мәгълүмат чараларында күп язмалар, тапшырулар шул темага багышлана. Социологик тикшеренүләр барышында сораштырылган гражданнарның яртысыннан күбрәге ришвәтчелекне Россиянең милли иминлек мәнфәгатьләренә яный торган проблема исәбенә кертә. Алар хәзерге Россияне дөньяның иң ришвәтчел дәүләтләре арасына кертергә мөмкин дип саный. Ә иң аянычлысы шул: ришвәтчелек -  оешкан җинаятьчелеккә ярдәм итү даирәсе булып торуы белән җәмгыятькә аеруча зур куркыныч тудыра.

Бүгенге көндә ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләсе мине дә бик уйландыра. Ничек тамырына балта сугарга соң бу явызлыкның? Законнар чыгару юлы беләнме? Инде чыгарылган законнарның җәзасын катыландыру юлы беләнме? Тарихтан китерелгән мисаллардан чыгып фикер йөртсәң, бу чара гына нәтиҗә бирмәячәк. Минемчә, илебездә гаделлек урнаштырыр өчен яшь буынны балалар бакчасыннан, мәктәптән үк тәрбияли башларга кирәк. Илебезнең кечкенә гражданнары, закон кушканча яшәгән очракта гына дәүләт тарафыннан яклана алачакларын аңлап үсәргә тиешләр.

Безнең авылыбыз имамы Камил хаҗи һәрвакыт менә мондый сүзләр әйтә: “Теге дѳньяга” киткәндә, без үзебез белән берни алып китә алмыйбыз, ә бары тик кылган гамәлләребезне генә ала алабыз”.  Камил хаҗи бу сүзләренә тугры булуын үзенең кылган гамәлләре белән һәрвакыт дәлилли. Бүгенге көндә авылыбыз мәчетендә сәдака салыр өчен урын билгеләнгән. Хәзрәт анда кергән сәдакаларны мәчеткә йөрүчеләр арасыннан сайланган комиссия белән берлектә исәбен алып бара. Әлеге сәдакалардан инвалидларга, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә һәрвакыт өлеш чыгара. Ул гына да түгел, һәр елны мәчет янын төзекләндерү эшен дә алып бара. Быел мәчет янында ачылган балалар мәйданчыгы моңа ачык мисал булып тора.

Димәк, ришвәт алучы түрә абзыйларныӊ урланган акчалардан алган “шатлыгы” вакытлы гына күренеш.  Тәртипле тормыш алып барып, хәләл эшләп тапкан акчалары белән тыныч  яшәүне үзләренә тормыш максаты итеп куючыларның саны күбәйсә, минемчә, хәлләр шулай ук уңай якка үзгәрер иде.

Барыбызга да мәгълүм булганча, бүгенге җәмгыятьтә акча, капитал бик зур роль уйный. Акчаӊ бар икән - син кеше! Синеӊ ѳчен бѳтен ябык ишекләр дә ачыла, чиратлар - эреп югала, барлык проблемаларга чишелеш табып була. Ләкин акчалары әз кешеләр ни эшләргә тиеш булалар соӊ? Сораулар, сораулар, сораулар… Минем әле бѳтен киләчәгем алда, тормыштагы адымнарымны атлый гына башлаган чорым, безнеӊ эрага тиклем яшәп, иҗат иткән философ ришвәт турындагы сүзләрне әйтеп калдырган икән, димәк, бозыклык шул чордан бирле килә. Мин генә каршы торып, ниндидер үзгәреш булыр дип ышандыра да алмыйм. Диӊгездә йѳзгән йомычканы күргәнегез бармы? Ул агым кѳченә бирелеп, бер каршылык та күрсәтә алмыйча, табигый кѳчкә буйсына. Тик бу хәл кайчан да булса туктарга тиештер бит. Халыкта «Балык башыннан чери…» дигән мәкаль бар. Югарыда утыручы түрәләр бу эшкә «ЮК!», диеп, мондый башбаштаклыкка чик куймыйча торып, илебездә ришвәтчелек бетмәячәк. Мин көчле Россия дәүләтенең шул рәвешле сазлыкка батуын теләмим. Мәңге җиңелмәс, горур Ватанымның киләчәктә дөньядагы иң гадел дәүләткә әверелүен телим. Әйдәгез, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле, гадел булыйк, үз файдабыз турында гына уйламыйк. Шул чакта гына бу дөньяда яшәвебез якты, күңелле булыр!

 Әдилә Шәрипова, Кече Урыссу мәктәбе укучысы.

 

Дүрт аяклы дустым

 

Минем сезне үземнең этем белән таныштырасым килә. Аның исеме бик үзенчәлекле. Гадәти Акбай, Актырнак, Актүшләр түгел, ә - Вулкан.  Вулкан -  бик куркыныч һәм матур табигать күренеше. Этем дә шул күренеш сыман, кирәк чакта усал, куркыныч, кирәк чакта тыңлаучан, матур көчек була ала. Бу исемне мин аңа әтием белән сайладым.

Ә безгә  Вулкан ничек килеп эләкте соң?

Ул вакытта мин беренче сыйныфта укый идем. Көн дә бер вакытта, бер үк юлдан өйгә кайтам. Көннәрнең берендә өйгә кайткан вакытта ни күрим?! Өч-дүрт эт түгәрәккә җыелганнар да өреп торалар. Этләрнең зурлыклары уртача, барысы да аклы-каралы,  араларында төлке туныдай куе сары төстәгесе дә бар.

Күргәч тә куркудан туктап калдым. Артка борылып икенче юлдан да китәсе килми, бик озак булачак. Тизрәк өйгә кайтып телевизор карыйсы, ашыйсы килә. Ләкин  куркыта да. Нишләргә?! - дип уйлый башладым.

Эчемнән генә: “Әкренләп кенә үтеп булыр әле, егет кеше батыр булырга тиеш,”- дип,  этләр кырыеннан үтеп маташканда, алар уратып алган әйберне күрдем. Этләр бер көчекне уратып алып, аңа ырылдыйлар икән. Бик җәлләдем үзен. Кырыйда яткан зур таякны алып, кычкыра-кычкыра, эт өеренә таба киттем. Әллә минем таяктан, әллә кырыйдан ыжгырып үтеп киткән матайдан куркып, этләр качтылар.

Көчек бик курыккан иде. Сыйпарга үрелгәндә, аның бик нык дерелдәвен күрдем.

Тиз генә йөгереп өйгә кайттым, ипи белән су алып, кире көчеккә таба йөгердем. Аның белән бик озак бергә булганнан соң, өйгә алып кайтырга уйладым. Көчекнең да безгә кайтасы килә иде кебек, шатлана-шатлана миңа  иярде.

Көчекне алып кайтканга, өйдәгеләр шатланмадылар. Кире урынына илтеп куйдым, ләкин ул кире ияреп кайтты. Шулай берничә тапкыр кабатлангач, келәткә качырып,  үзебездә калдырырга уйладым. Аңа йокларга урын әзерләдем, ашарына алып чыктым.

Иртән торганда, ул ишек алдында иркенләп йөгереп йөри иде. Өйдәгеләр күрер дип куркуга калдым, ләкин әтиемнең миңа карап елмайганын күргәч тынычландым. Ул көчекне  бик ошатты.

Хәзер инде мин бишенче сыйныфта укыйм. Кечкенә көчегебез дә зур матур эткә әйләнде. Гәүдәсе зур булганга күрә, күрше-тирәләр аңардан бик куркалар, шунлыктан Вулканыбызны бәйгә куярга туры килде. Баштарак аңа кыенрак булды, мин аны көн дә бәйдән ычкындырып, ишек алдында йөрттем. Хәзер дә, вакыт табып, мин аның белән уйнарга тырышам. Ул - минем иң якын, иң акыллы, иң ышанычлы дүрт аяклы дустым!

  Искәндәр Солтанов, Кече Урыссу мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

 

Кышкы матурлык

Кышкы табигать үзенең матурлыгы,сихри күренешләре белән үзенә тарта. Җир өстен ап-ак кар каплаган. Чеметкеч салкыннар башланды. Елгалар зәңгәр боз белән капланган. Декабрь ае да килеп җитте. Карын яудыра,буранын уйната.

Гыйнварда көннәр кыска әле. Зәңгәр күк йөзендә якты һәм эре йолдызлар яна. Йотларда утлар кабына.

Февраль - кышның соңгы ае. Кышның гомере кыскара бара.Февральдә һава бик үзгәрүчән. Соңгы айның эше күп-ул кырларга мул итеп кар ташый. Кар – зур байлык. Күп кар булганда язын җирдә дым мул була. Бу басуларда игеннәр күкрәп үсәр.

Урман әкияттәге кебек матур. Кыш бабай кардан аюлар ясаган,төрле матур бизәкләр ясап куйган,агачларга челтәр шәлләр бөркәгән.

Матур да соң кышкы табигать!

Равил Гайсин, Урыссуның 2 нче мәктәбе укучысы.

 

Кечкенә дустыбыз

Әти, песи алыйк әле!

Һәммәбез карар иде.

Өйгә кергән тычканнарны,

Куып чыгарыр иде.

Сез эштә булган чагында

Якын дус булыр иде.

Әти, песи алыйк әле!

Мин кечкенәдән үк нәни  песи  баласы алырга хыялландым. Ниһаять, ул хыялым тормышка ашты: җәй көне әтием песи баласы алып кайтты.  Әтинең учында кап-кара, озын йонлы кечкенә йомгак утыра, йон арасыннан күзләре ялт-йолт килә. Озак уйлап тормыйча, энекәшем белән песиебезгә Йомшаккай дип исем куштык.

Без песине беренче көннән үк бик яхшы итеп тәрбияли башладык. Кибеткә барып, песиләр өчен кирәкле бөтен әйберләрне алып кайттык. Аңа йоклар өчен өй алдык, ашау һәм тышка чыгу урынын көйләдек.  Ул, әкияттәге кебек, көн үсәсен ай үсеп дигәндәй, бик тиз үсеп җитте. Песиебез хәзер зур йомгак кебек, кап-кара йоннары елык-елык килеп тора. Уйнаган чагында ул миңа җил искәндә очып барган мамык шикелле тоела.

Песиебез шундый матур, аны гел кулымда гына йөртәсем килеп тора. Сыйпаган чагында мыр-мыр килүе күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә, борчулар ничектер артта калган кебек тоела.

Йомшаккай көне буе йоклый, кич җитүгә уйнарга тотына. Телевизор караганда, өй эшләрен әзерләгәндә, ашап утырганда аяк селкенсә, шунда ук килеп ябыша, тибенә-тибенә тешли башлый. Безнең аякларга гына түгел, әти белән әнинекенә дә бәйләнә. Ләкин без аны ачуланмыйбыз, ул бит бала гына әле. Аның уйныйсы килә. Мин аны тычкан ясап уйнатам. Уйнаган чагында ул безне авырттырмыйча гына тешли, авырттырып тырнамый.

Йомшаккайның яраткан шөгыле – мультфильм карау. Безнең белән бергә диванга сузылып ята да, күзен дә алмыйча, телевизорга текәлә. Кайвакытта, онытылып китеп, телевизорда селкенгән мультфильм геройларына ташланырга да күп сорамый. Андый чакта без аны тынычландырырга ашыгабыз, чөнки телевизорга зыян китерүеннән куркабыз.

Спорт белән шөгыльләнә башласак, ул да безнең яныбызга килә. Стенага беркетелгән баскычка менсәк, обой буйлап стенага менә, мәтәлчек атсак, безнең белән матада ауный. “Булачак спортсмен!”- дип яратып көләбез без аңардан.

Иртән-иртүк беренче булып ул әтиебезне эшкә озатып кала. Аннан соң, шаярып, безне уята башлый. Мәктәпкә киткәнче “мыр-мыр” килеп аяк астында бөтерелә. Чәй эчкәндә без аны да ашатабыз. Йомшаккай аеруча балык ашарга ярата. Тозлымы ул, яңа гына күлдән тотылганмы, ысланганмы - аңа барыбер. Иң мөһиме балык булсын!

Без мәктәпкә киткәндә, Йомшаккай ямансулап озатып кала. Мәктәптән кайтканны әллә каян сизеп, йөгереп каршыга килеп чыга да, сырпалана башлый. Ул бигрәк тә колак артын кашыганны ярата.

Йомшаккайның бер тискәре сыйфаты да бар: уйныйсы килгәндә уйнамасаң, яки ачулансаң, күпмедер вакыт яныңа килми, үпкәли. Ләкин үпкәсе озакка бармый. Сабый гына шул ул!

Йомшаккай – акыллы, чиста, тәртипле песи. Шуңа да без аны бик яратабыз. Ул - безнең кечкенә дустыбыз!

              Фәрһад Газизуллин, Кече Урыссу мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

 

 

 

     Безнең мәчет

 

Урам чатында безнең мәчет

Маяк булып күренә.

Барыбыз да намазга

Узыйк мәчет түренә.

 

Изге эшкә өнди ул,

Бар нәрсәгә өйрәтә.

Кояшта ай ялтырый

Һәркемгә юл күрсәтә.

 

Әниемә теләкләрем

 

Бүген бездә тантана

Әниемнең бәйрәме.

Бүләк итеп әзерләдем

Чәчәкләрнең бәйләмен.

 

Күңелеңдә бервакытта

Яшәү дәрте сүнмәсен.

Тормышыңда һичкайчан

Кайгы – хәсрәт килмәсен.

 

Яшик , әнием, бергәләп,

Шатлыкларга күмелеп.

Ирешелгән уңышларның

Куанычын бүлешеп.

Нияз Яхин, Урыссу гимназиясенең 9 сыйныф укучысы.

 

Куян елы кышы

Куян мамыгыдай йомшак карда

Сызылып кала чаңгы эзләре.

 Талгын гына көньяк җиле исә

Сыек зәңгәр ,аяз  күк йөзе

 

Кыш булса да ,Касый әрәмәсе

 Матурлыгын бердә җуймаган

 Күз иркәли балан тәлгәшләре,

Никтер аны беркем җыймаган

 

Боз каплаган Ык өстендә кырпак....

 Табигатьнең матур бер мәле.

Куак ботакларын бәс каплаган,

Тирә –юньдә куян эзләре.

 

Әмир Ямаев, Урыссу гимназиясенең 6 сыйныф укучысы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев