Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидлар декаднигында ярдәмгә мохтаҗларның тормышын җиңеләйтергә тырыштылар

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, сәламәтлек торышлары катлаулы булу сәбәпле, уздырылган чараларда актив катнаша алмый. Шуңа күрә инвалидлар декаднигы барышында районыбызда алар өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышалар.

Инвалидлар декаднигы - ул җәмәгатьчелек игътибарын ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр ягына таба юнәлтү. Аны уздыру чорыда иң зур чара булып башкарылган эш нәтиҗәләре буенча конференция тора. Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова, җыелучылар алдында чыгыш ясап, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең бернигә дә карамастан яшәргә тырышуларына хуплау белдерде, актив тормыш алып баруларын, иҗат, спорт, яраткан эшләре белән шөгыльләнүләрен дәвам итүләрен теләде.

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең территориаль бүлеге Ютазы районы оешмасы рәисе Нина Кукушкина соңгы елларда инвалидлар проблемаларына игътибарның сизелерлек артуын билгеләп үтте. Учреждениеләр һәм оешмалар пандуслар белән тәэмин ителә башлады һәм бу эш дәвам итәчәк. Планнарда, мисал өчен, инвалидларның "Олимп" спорт комплексына керә алу мөмкинлеген тәэмин итү. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең районыбызда мең ярым исәпләнүен исәпкә алсак, бу проблеманы хәл итү мөһимлеге шик тудырмый. Нина Васильевна шулай ук район җитәкчелегенә даими рәвештә тыңларга һәм булышырга әзер торуы өчен рәхмәт белдерде. Декадник башланыр алдыннан авыр хәлдәге илле тугыз инвалидка азык-төлек җыелмалары тапшырылган. Үз рәисләре кулларыннан бүләкне тагын алтмыш ике юбиляр кабул итеп алды. Чарада инвалидларның кәефен концерт белән дә күтәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев