Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җитешсезлекләр бар

Димтамак һәм Иске Урыссу авылларында, оптимальләштерү программасына ярашлы, мәктәп биналарына күчерелгән балалар бакчалары бүлмәләрен ремонтлау дәвам итә.

Әмма ике объектта да җиренә җитмәгән эшләр булуы ачыкланды. Димтамак балалар бакчасы бүлмәләрендә электр сис-темасын үзгәртеп ясау, идәннәргә җәелгән материалларны тигезләү бурычлары куелды. Иске Урыссу балалар бакчасының ашханәсен ремонтлау берничә көн элек кенә башланган. Ике объектның да керү ишекләре алмаштырылмаган, бинаның эчен дә, территорияне дә төзелеш калдыкларыннан чистарту - шулай ук кичектерелми торган чаралар, дип басым ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Нуриев ике подрядчы - "ТАТ-РДС", "Стройинвест плюс" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре эшчәнлегенә һәм срокларга сыешмауларына карата канәгатьсезлеген белдерде һәм, балалар бакчаларын ачу көне якынлашу сә-бәпле, өстәмә эшче куллар җәлеп итү һәм ремонт-ка темп өстәү мөһимлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: оптимальләштерү программасы