Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылыларга күркәм гореф-гадәтләрне торгызырга кирәк

Район хатын-кызлары активы белән танышырга ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы рәисе Зилә Вәлиева килде

 

 

 

Район мәдәният йортында Ютазы районы хатын-кызларының “Хатын-кызлар - гасыр илчеләре” дип исемләнгән VII форумы узды.

Чараның пленар өлешенә җыелганчы, Зилә Вәлиева район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова һәм район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова озатуында берничә җирлекнең истәлекле урыннарында булды. Ютазы авылындагы элекке ташландык урында барлыкка килгән парк бүген искиткеч ял итү урыны булып тора. Делегация шулай ук авылның мәктәп биләмәсендә төзелеп килүче спорт залы төзелеше белән дә танышты. Район башлыгы Ютазы спортчыларының спортның күп кенә төрләре буенча дәрәҗәле ярышларда уңышлы чыгыш ясауларын ассызыклады. Иске Урыссу авылында шулай ук яраксыз җир булып саналган урын  Хәтер скверы итеп төзекләндерелгән, ул бүген авылга аерым бер ямь биреп, күркәмлек өстәп тора. Урыссуда исә Зилә Вәлиева муниципаль архивның яңадан төзекләндерелгән бинасында булды, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче Лилия Габитова һәм Ирина Абрамованың волонтерлар төркемнәре эше белән танышты.

Район мәдәният йортында югары кунакны фольклор коллективлары үзләренең дәртле җырларе белән каршылады. Шуңа күрә форумда катнашучылар яхшы кәеф, яңа көч белән эшкә кереште. Чараны район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова ачты. Форумга чакырылучылар арасында җирлек башлыкларыннан, районның беренчел иҗтимагый оешма рәисләреннән, тормышны тәэмин итү хезмәтләренең хатын-кыз җитәкчеләреннән тыш, Баулы районы хатын-кызлар советы рәисе, Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре хатын-кызлар берлеге рәисе, «Тапшырылмаган хатлар» музей комплексы проекты авторы, аның җитәкчесе Илмира Гобәйдуллина һәм башкалар бар иде.

- Форум Рәсәйдә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы, Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында уза, - дип ассызыклады Наилә Хөснетдинова. - Рәсәй һәм Татарстанның юлы бер, аларның  сулышы уртак. Районыбыз республика белән бергә үсә. Заманында районда Бөтенсоюз әһәмиятендәге кымыз белән дәвалау шифаханәсе эшли һәм анда Советлар Союзының күп кенә шәһәрләреннән саулыкларын торгызырга киләләр иде. Шунысы мөһим, районда кымыз җитештерү яңадан торгызылды. Асылда, районыбызның һәр авылы үз тарихы, мәдәнияте, табигате һәм кешеләре белән үзенчәлекле. Мәсәлән, Акбаш авылында Урдалы тау табигать һәйкәле дип игълан ителгән. Биредә бихисап, шул исәптән юкка чыгып баручы төрле үсемлекләр үсә. Безнең бурыч - әлеге мирасны киләчәк буыннар өчен саклап калу. Хатын-кызларның барлык беренчел оешмалары, район хатын-кызлар советы президиумы әгъзалары бу юнәлештә нәтиҗәле эшли. Районда үз балаларын милли гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләүче гаиләләр шактый, аларда игелек һәм үзара аңлашу мохите өстенлек итә һәм бу янәшәдәгеләргә үрнәк булып тора.

Форум барышында Подгорный авылы хатын-кызлар советы рәисе Резидә Әхтәмова һәм Бәйрәкә авылы хатын-кызлар советы рәисе Зәйтүнә Ямаева үз эшләре белән таныштырды. Мондый тынгысыз, тирә-юньдәгеләргә битараф булмаган хатын-кызлар булу нәтиҗәсендә өлкән яшьтәгеләр, аеруча ялгыз яшәүчеләр, игътибардан читтә калмый. Нәкъ менә шундый активистлар башка хатын-кызларны үз җирлекләренең иҗтимагый тормышына кушылырга мәҗбүр итә. Лаеклы ялга чыккан хатын-кызларның тормышка, яшәүгә мәхәббәтләре җитәрлек булу аеруча шатландыра.

Зилә Вәлиева үз чыгышында районның, чыннан да, табигатьнең ямьле почмагында урнашуын, аны “туган төбәгебез бәхете өчен хезмәт итүдә кулланырга кирәклеген” билгеләп үтте.

- Ютазылыларга бу районга гына хас булган үзенчәлекле брендларны, күркәм гореф-гадәтләрне торгызу һәм үстерү өстендә җитди эшләргә кирәк. Мәсәслән, шул ук кымызны гына алыйк. Шулай ук дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллинаның Бәйрәкә авылындагы тамырлары. Боларга заманчалылык кына өстәргә, бары тик башлап җибәрергә генә кирәк. Әгәр әлеге эшкә хатын-кызлар тотынса, ул, һичшиксез, тормышка ашачак. Моңа хатын-кыз волонтерларыгызны мисал итеп китерергә мөмкин. Сезнең район мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итү буенча алдынгылар рәтендә, моның өчен сезгә чиксез рәхмәт.

Сүз уңаеннан, форумда Лилия Габитовага һәм Ирина Абрамовага, районыбызның мобилизацияләнгән ир-егетләре хезмәт итүче частьларга тапшыру өчен, Ютазы хатын-кызларыннан хатлар тапшырылды.

- Соңгы сәяси вакыйгалар яктылыгында, - дип дәвам итте Зилә Вәлиева, - республика җитәкчелегенә икътисадның түбән төшүенә юл куймас өчен бөтен көчен тупларга туры килде. Чөнки Татарстан предприятиеләре чит илләр белән дә тыгыз бәйләнештә иде. Республика шулай ук илебез белән бергә өстәмә социаль ярдәм чаралары күрде. Ватаныбыз тышкы икътисади һөҗүмгә каршы торалды. Һәм мин, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе буларак, бөтен җаваплылык белән шуны белдерәм: боларның барысы да халкыбызның бергәләп, бердәм булып күтәрелүенә бәйле. Җитештерү предприятиеләре эшли, чәчү дәвам итә, икътисади күрсәткечләрне саклап калу мөмкин булды. Әгәр саннар телендә сөйләсәк, Татарстанда 2 миллионнан артык хатын-кыз яши, бу гомуми яшәүчеләрнең 53,5 процентын тәшкил итә. 1 миллионга якын хатын-кыз икътисадка үз өлешен кертә, бу республикадагы эшче көчнең 45 проценты дигән сүз. Хезмәт хакына килсәк, 2022 ел мәгълүматлары буенча, хатын-кызларның уртача хезмәт хакы 38 мең сум, ир-атларның 55,5 мең сум тәшкил итә. Быел Рәсәй федерациясендә хатын-кызларның тормышын яхшырту буенча ун еллык стратегия тәмамланды. Икенче унъеллык программасы кабул ителде. Рәсәй Президенты 2023 елда шулай ук Ватаныбыз кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклау турында карарга кул куйды. Бу документ нәкъ менә безгә, хатын-кызлар оешмаларына кагыла. Халкыбыз катнашыннан, иҗтимагый оешмаларсыз аны гамәлгә ашыру җиңел булмаячак. Документта гаилә, демография мәсьәләләренә дә басым ясала. 2021 елгы халык санын алу нәтиҗәләре безнең республикада югары белемле хатын-кызларның ир-атларга караганда бер ярым тапкырга күбрәк булуын күрсәтте. Димәк, югары белемле хатын-кыз белгечләрнең хезмәт мөмкинлеге дә югары. Шул ук вакытта хатын-кызларсыз демографияне күтәрү мөмкин түгел. Димәк, эштәге үсеш белән ана булу арасындагы тигезсезлекне бетерү зарур. Безнең күп балалы гаиләләргә ярдәм итү тәҗрибәсе бар. Ләкин тагын да нәтиҗәлерәк чаралар кирәк. Сезгә, Ютазы районына килгәндә, якташыгыз Рабига Камаева турындагы мәкалә белән таныштым. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар укытучысы, төбәкнең күренекле хатын-кызы булган. Бу исемнәрне мирас һәм мәдәниятнең аерым катламы буларак сакларга кирәк. Әлеге исемнәр безнең белән яшәсен өчен бәлки муниципаль дәрәҗәдә исемле бәйгеләр игълан итәргә кирәктер. Без мондый хөрмәткә лаеклы шәхесләрне хәтеребездә тотарга тиеш.

Форум эшенә йомгак ясап, район башлыгы Зилә Вәлиевага үзенең тыгыз эш исемлегендә безнең өчен вакыт тапканы һәм әлеге зур күләмле чарада катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

- Сезнең районыбызга карата аерым мөнәсәбәтегезне һәрвакыт тоеп торабыз, - дип билгеләп үтте ул. – Сезнең киңәшләрегезне, алга таба эшләр өчен, игътибарга алдык.

Форум ахырында Аяз Шәфыйгуллин һәм Зилә Вәлиева район хатын-кызлар хәрәкәте активистларын бүләкләде.

 

Хатын-кыз сурәте саннарда. Татарстан хатын-кызларының уртача яше - 42 яшь, шәһәрләрдә яшәүчеләрнең – 41, авыл хатын-кызларының - 45. Хатын-кызларның гомер озынлыгы - 75,9 ел, шәһәр хатын-кызларының - 77, авыл хатын-кызларының – 72 ел.

Роза ИСКӘНДӘР

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев