Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге эштә ярдәм күрсәтәләр

Урыссу мәчете үз эшчәнлеген район авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә тормышка ашыра, алар аңа һәр яктан ярдәм күрсәтә.

Мәсәлән, "Юлчы" ҖЧҖ (җит. Р. Закиров) мәчет янындагы территорияне төзекләндергән: булачак балалар мәйданчыгы урынына һәм мәчеткә килүчеләрнең автотранспортлары өчен стоянкага асфальт җәйгән. "Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖ директоры Р. Шәйгарданов мәдрәсә тулай торагының җылыту системасын яңартуда шәхси ярдәм күрсәткән: ул эшне үз куллары белән башкарган. "Хәйдәров" КФХ башлыгы М. Хәйдәров бөтен ел дәвамында мәчетнең коммуналь хезмәтләренә чыгымнар өчен түли, авыл-хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итүдә булыша, бәйрәм вәгазен трансляцияләү өчен телевизион җайланмаларны урнаштыруда барлык чыгымнарны үз өстенә алган. Әле гамәлдә булган чүп чыгару буенча "БиоТранс" ҖЧҖ (Р. Шәмсетдинов) һәм бетерелгән "Чиста йорт-2 компаниясе" (И. Хәмитов, И. Камалтдинов) ярдәмнәре - бушлай чүп чыгаруда. "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты" ҖЧҖ (И. Сафин) язын мәдрәсәне ремонтлаганда гипсокартон белән ярдәм иткән, "Волма" ҖЧҖ (О. Кращенко) мәдрәсә тулай торагына ремонт уздырганда, шулай ук гипсокартон белән тәэмин иткән. "Уруссу-Водоканал" ААҖ (Г. Шафигуллин) салкын су белән тәэмин итүдә булышлык күрсәткән. "Теплосервис" МУП (Р. Гарипов) ярдәме - мәчетне җылыту системасын ремонтлауны үткәрүдә.
Марат хәзрәт Мәрданшин сүзләре буенча, "Татэнерго" ААҖ коллективының ярдәме бәяләп бетергесез. Аның башлангычында "Фәнис" мәдрәсәсе төзелгән һәм тиешле дәрәҗәдә тотыла. Туклану продуктлары белән ярдәм күрсәтүче район авыл хуҗалыгы коллективларының ролен дә киметергә ярамый. Алар исәбендә - Тукай исемендәге ҖЧҖ (А. Абдуллин), "Кәрәкәшле" КХ (А. Зарипов). Моннан тыш, тукайлылар Корбан бәйрәмен уздыру өчен сыер бирә. Корбан маллары белән Уфа мөселманнары, шулай ук мәчеткә йөрүчеләр һәм район мөселманнарыннан да ярдәм көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев