Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каен - Россия символы

Узган җомга көнне өлкән буын вәкилләре Урыссу бистәсенең Пионер урамында 20 каен үсентесе утыртты.

Әлеге урамга каеннар утырту Россия пенсионерлары оешмасы җирле бүлеге инициативасы булды, үсентеләрне алар Урыссу гимназиясе укытучылары һәм укучылары белән бергәләп утырттылар. Бу В. Воробьева җитәкләгән Россия пенсионерлары оешмасы әгъзаларының агачларны өченче тапкыр утыртулары инде. Валентина Михайловна үзе бу турыда болай диде: "Тынгы белмәс җаннарның энтузиазмы", - үзенчәлекле хәрәкәткә шундый исем бирдек. Пенсионерларыбызның шигаре: "Иң мөһиме - гамәлләр", чөнки без башкарган бөтен эш тә күз буяу өчен генә эшләнми. Агачлар утыртуда бөтенесе рәхәтләнеп катнаша. Мәсәлән, өлкән яшьтәге А. Служаева, ирле-хатынлы Хәмидуллиннар... Безнең акция-ләрдә балалар да - безнең оныклар һәм оныкчыклар катнаша, чөнки мондый чараларның максаты - буыннар бәйләнеше.
Шул ук көнне без фашист Германиясенә каршы көрәшкәндә һәлак булган әтиемнең абыйлары - Иван, Николай, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашып, өлкән яшьләрендә вафат булган әтием һәм аның энесе Василий истәлекләренә өч каен утырттык. Каеннарны утыртуда аларның оныклары, оныкчыклары катнашты. Без балаларыбыз, үсеп килүче буын халкыбызның тарихын белеп, истә тотып, аны хөрмәтләп яшәргә тиеш дигән фикердә.
Ни өчен каеннарны сайладыгыз, дип сорыйм Валентина Михайловнадан. Бөек шагыйрьләр каенны һәрвакыт Россия символы итеп исәпләгәннәр, безнең яшьлек каеннар белән бәйле, дип җавап бирде ул. Ә ахырда В. Воробьева А. Толстой шигыреннән юллар китерде: "Острою секирой ранена береза, По коре сребристой покатились слезы". Игелекле куллар һәм сизгер йөрәкләр тарафыннан утыртылган агачларның язмышлары андый булмаска тиеш", -дип тәмамлады ул сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев