Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу авылында чишелмәгән юл проблемасы

Кече Урыссу авылында яшәүче Ирек ага Мостафин Тукай урамындагы юлны төзекләндереп бетерүне агымдагы ел башында, гыйнвар аенда ук узган гражданнар җыенында беренче тапкыр күтәреп чыккан иде.

Хәтерлим әле, чарада катнашкан район җитәкчелеге Кече Урыссу авылының Тукай урамында республиканың ЩПС программасы буенча юл төзегән “Төзекләндерү” МУП вәкиленә әлеге юлны тәртипкә китерүне язга чыгу белән дә тәмамларга кушты.

Әмма шушы көн җитеп боз урыныннан кузгалмаган. Безнең район гәҗите битләрендә дөнья күргән Бәйрәкәтамак авылының тигез юлы Ирек аганың борчылуын тагын да арттырган. Әбунәчебезнең шалтыратуы буенча без күрсәтелгән адрес буенча килдек.

Тукай урамы шактый озын һәм яшел урам икән. Юлы да яхшы – узган елда гына түшәлгән чуерташ-ком катнашмасы тигез булып тыгызланган – машина артык сикермичә генә тиешле адреска барып җитте.

Бөтен хикмәт урамның икенче очында икән. Нәкъ менә Ирек ага Мостафин яши торган ихата буенда юлның киңлеге бүгенге көндә сигез метр тәшкил итә. Гомер буе бухгалтер-икътисадчы булып эшләгән пенсионер агач метр салып үлчәп күрсәтте.

- Юл салган вакытта ул гел ун метрга җиткән иде әле. Капканы ачып урамга чыгу бер проблемага әверелде. Үземә көрәк тотып, капка төбенә кадәр китереп салынган юл ташларын читкә ыргытырга туры килде, - дип сөйли пенсионер.

Аның бөтен гозере – юлның әлеге өлешен тигез итеп эшләп бетерү. Сүз дә юк, Ирек ага юлларны норматив хәлгә китерү буенча күрелә торган чараларны аңлап кабул итә. Моңа кадәр тәмам колеяга әверелеп беткән юлны гизеп йөргән вакытларны да онытмый. Әмма юлның киңлеге алты метр булырга тиеш дип раслый ул.

Әлеге вәзгыятькә ачыклык кертүне Ташкичү авыл җирлегеннән башладым. Авыл җитәкчесе Рамил Вәлиевны Ташкичү-Кымыз-Тау арасында юл буенда эзләп таптым. Авыл башлыгы, биленә триммер бәйләп, юл буе чаба иде.

- Әлеге юл мәсьәләсе буенча төп подрядчы - “Төзекләндерү” предприятиесенә бер тапкыр гына мөрәҗәгать итмәдем, әмма алар мине вәгъдәләр белән “тукландыра”, - дип белдергән Рамил Кәбир улы безнең каршыда янәдән әлеге оешманың баш инженерының телефонын җыйды һәм янәдән вәгъдәләр яңгырады...  

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев