Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемгә барырга?!

Ике айга якын вакыт узса да, табибларыбызга рәнҗүдән йөрәк әле һаман әрни...

Сентябрь ахырында миңа сул якта кискен авырту белән кардиологка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Табиб, мине тыңлаганнан соң, анализларга юллама биреп, бер айдан соң килергә кушты. Шул ук көнне эштә температурам 38ºка кадәр күтәрелде һәм миңа өемә кайтып китәргә туры килде. Икенче көнгә дә температура төшмәде. Ашыгыч ярдәмне чакырдык. Фельдшер куркыныч янамый, бронхит кына, хырылдаулар юк, диде. Һәм антибиотиклар курсын узарга кушты.
Әмма икенче көнгә хәлем начарайды гына - температурам 39ºка кадәр күтәрелде, аркам авыртты, хәлем булмады. Терапевт Надежда Малыгина - яхшы белгеч! Ул иң баштан ук дөрес диагноз куйды - киң пневмония. Рентгенга җибәрде. Бу вакытта тәндә тимгелләр хасил булды. Мине терапия бүлегенә салдылар. Капельницалар куйдылар, антибиотиклар кададылар, югары температурадан парацетамол бирделәр, әмма һәр өч-дүрт сәгать саен температура кабат күтәрелде. Градусник артыннан палата буенча авыручы үзе йөри, чөнки медперсоналның вакыты юк, бөтенесе дә эштә - кайда-нәрсә булганлыгы турында постларында даими рәвештә "җыелышлар уза"... Килеп демидрол белән анальгинны ясап китәләр, мин 3-4 сәгать тыныч кына ятам. Шулай итеп мин 28 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр яттым. Яхшыга таба үзгәрешләр булмады. Хәлем начар иде - аяклар йөрмәде, көчем булмады. Дәвалаучы табиб ашыгыч ярдәм машинасында шәфкать туташы белән бергә Казанга җибәрү турындагы карар хакында хәбәр итте. Өченче октябрьгә иртәнге сәгать сигезгә мин башкалага барып җитәргә тиеш идем. Әлбәттә, кәефем төште... Машиналары белән нәрсәдер булу сәбәпле, улым белән барырга ризалаштым. Әмма медицина хезмәткәрләренең бер шартлары бар иде - озата барган шәфкать туташын без үз хисабыбызга өенә җибәрергә тиеш идек, чөнки аның акчасы юк. Бу миңа, әлбәттә, ошамады! Хәзер үк район башлыгының кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, бу турыда әйтәчәгем хакындагы сүзгә алар, җавап итеп, миңа ташландылар диярлек. 10 минут эчендә машинаны төзәттеләр, шәфкать туташын да таптылар. Әмма Казанга мин, әлбәттә, улым белән үз машинамда киттем, ә ашыгыч ярдәм машинасына исә җитәкчелек утырды, чөнки безнең белән озак барырга туры киләчәк, һәм урын да юк - тагын кемнедер алырга кирәк.
Кабул итү бүлегендә мине бик игелекле кешеләр каршы алып, пульмонология бүлегенә озатып куйдылар, биредә мин оҗмахка эләктем. Бүлек мөдире вазифаларын башкаручы Лилия Илмас кызы Митарова чын-чынлап Аллаһы Тәгаләдән табиб! Температурам - 37,8º. Аяк өстендә анализлар алдылар диярлек. Табиб үзегезнең хастаханәгездә тагын ике-өч көн яткан булсаң, без синең белән саубуллашкан булыр идек, дип хәбәр итте. Үпкәләргә су җыела башлаган. Ләкин моңа юл куелмады, чөнки Казанда эшләүче медицина хезмәткәрләре Гиппократ антын биргәннәр. Бу табибларда мин 10 көн дәваландым. Алар мине аякка бастырдылар һәм "яшәү урыны буенча диспансер күзәтү" өземтәсе белән өйгә җибәрделәр... Әмма кемгә барырга?! Шуңа күрә без Октябрьский шәһәренә барабыз, чөнки анда беркайчан да кире какмыйлар. Шундый бистәдә торып, шундый зур хастаханәгә ия була торып, авыр минутта барырдай табиб булмавы бик кызганыч! Шуңа да без үз-үзебезне дәвалау һәм үз-үзебезне ышандыру белән шөгыльләнәбез дә - бәлкем, узар әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев