Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемнәргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү каралган?

Бушлай юридик ярдәм алырга хокуклары булган затлар:

- Россия Федерациясе закончалыгына ярашлы, уртача бер кешегә табышларыТатарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган граңданнар, яки табышлары яшәү минимумыннан ким булган ялгыз гомер итүче гражданнар;

- I һәм II төркем инвалидлары;

- Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары;

- инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган дип исәпләнгән балалар, шулай ук, әгәр дә алар мондый балаларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын тәэмин итү сораулары белән мөрәҗәгать итсәләр, аларның вәкилләре һәм законлы вәкилләре;

- әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләләренә алырга теләүче затлар, әгәр дә алар баланы гаиләгә тәрбиягә алу мәсьәләсе буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсә;

- уллыкка яки кызлыкка алучылар, әгәр алар уллыкка (кызлыкка) алынган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү белән бәйле бушлай юридик ярдәм күрсәтү сораулары белән мөрәҗәгать итсә;

- социаль хезмәт күрсәтүнең стационар учреждениеләрендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар;

- балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү системасы учреждениеләрендә тотылучы балигъ булмаганнар һәм иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтүче балигъ булмаганнар, шулай ук әгәр дә алар шундый балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм яклау белән бәйле юридик ярдәм күрсәтү сораулары буенча мөрәҗәгать итсә, аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләре (җинаять судопроизводствосында юридик ярдәм күрсәтү белән бәйле сораулардан тыш);

- аларга психиатрия ярдәме күрсәткәндә, психик тайпылышлар белән интегүче гражданнар;

- эшчәнлеккә сәләтсез дип табылган гражданнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, әгәр дә алар шундый гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү белән бәйле сораулар буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсә;

- гадәттән тыш вәзгыять нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар;

- гадттән тыш вәзгыять нәтиҗәсендә вафат булу (үлү) көненә вафат булучы (үлүче) белән теркәлгән никахта торучы ир (хатын);

- гадәттән тыш вәзгыять нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) кешенең балалары;

- гадәттән тыш вәзгыять нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) кешенең әти-әнисе;

- гадәттән тыш вәзгыять нәтиҗәсендә һәлак булучының (үлүченең) тулы тәрбиясендә яшәгән затлар, яки алар өчен даими һәм төп яшәү чыганагы булган ярдәм алган кешеләр, шулай ук Россия Федерациясе закончалыгы белән расланган тәртиптә иждивенец дип табылган затлар;

- гадәттән тыш вәзгыять нәтиҗәсендә сәламәтлекләренә зыян килгән гражданнар;

- гадәттән тыш вәзгыять нәтиҗәсендә үз торакларыннан яки башка милекләреннән яисә документларыннан тулысынча яки өлешчә мәхрүм калучылар;

- дәүләт бушлай юридик ярдәм системасы кысаларында бушлай юридик ярдәм хокукына федераль һәм республика закончалыгына ярашлы ия булган башка гражданнар.

Бушлай юридик ярдәм Ютазы районы адвокаты тарафыннан һәр сишәбе һәм пәнҗешәмбедә 17 сәгатьтән 18 сәгатьә кадәр Урыссу бистәсе, Сирин урамы, 35 адресы буенча (күп функцияле үзәк бинасы (теркәү палатасы) күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев