Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешене эштән башка берни зурламый

Агымдагы елның 28 октябрь иртәсендә район мәдәният йорты ишекләре сәнәгать тармагы алдынгылары өчен ачылды.

Зур залда төп тамашачылар булган ташчылар, штукатур-малярлар, машина йөртүчеләр, токарьлар, эретеп ябыштыручылар һәм башка һөнәр ияләре өчен хезмәт бәйрәме Ютазы районының 20 еллыгына багышланган фильм караудан башланды.

Хезмәт алдынгыларын "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге политсоветы сәркатибе, район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде. Ул "Урыссу электр-механика заводы" ҖЧҖ директоры Тәлгать Сафинга ТР Энергетика министрлыгының мактау грамотасын, "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты" ҖЧҖ баш хисапчысы Нәсимә Гыятовага ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасын тапшырды.

Сәхнәгә район бюджетын тулыландыруга иң зур өлеш кертүче "Электросоединитель" ААҖ директоры Рәшит Нәбиуллин, югары социаль җаваплылык тотучы "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты" ҖЧҖ директоры Илһам Сафин, иң югары динамик үсешкә ирешкән "Урыссу химия заводы" ЯАҖ директоры Вячеслав Матвеев күтәрелделәр. Җитәкчеләр дипломнар белән билгеләнделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңү яулаган һөнәрманнарны котлады. Аның урынбасары Наил Шәмсетдинов актив тормыш позициясе алган, бистә яшәешенә, аның төзеклегенә һәм яшеллегенә битараф калмаган сәнәгать предприятиеләре коллективлары адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Хезмәт бәйрәмен хезмәт династияләрен тәбрик итү белән бәйле дулкынландыргыч мизгелләр дәвам иттерде. Урыссу ГРЭСында эшләүче Черняевлар, Әпсәләм комбинатында хезмәт куючы Бакировлар, "Электросоединитель" заводы үсешенә үз өлешләрен кертүче Канзафаровлар гаиләләре өчен зур сәхнә кече булып тоелды. Район башлыгы М. Шәй-дуллин төбәгебезнең асыл бизәге булган хезмәт кешеләренә истәлеккә бүләкләр тапшырды. Изге теләкләрне, матур бүләк-ләрне тулыландырып, моңлы җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Аларның һәрберсе дөнья йөзенә ямь бирүче хезмәт иясенә мәдхия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев