Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләчәк - яшьләр кулында

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев югары уку йортларында максатчан контракт хәзерлек буенча укучы студентлар белән очрашты.

"Түгәрәк өстәл" артында узган очрашу эчтәлекле үтте. Әңгәмә барышында һәр студент үзенең кайда укуы, өлгереше белән генә таныштырып калмады, җанлы әңгәмәдә киләчәккә планнар да билгеләнде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев районда яшь белгечләргә кытлык булуын ассызыклады. Әлегә яшьләрнең районга кайтуы сизелми. Район, бистәбез көннән-көн матурлана да, зурая да. Яшьләр читкә китмәсен өчен йортлар, социаль объектлар төзү, тормыш шартлары тудыру, эш урыннары булдыру мөһим, дип ассызыклады ул.
Бәйрәкә кызы Әлфия Ачилова Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала, Иске Каразирек егете Рузил Нуруллин Башкорт дәүләт аграр университетында укый, Урыссудан Роман Ганиев Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты. Тимур Сәмигуллин Казан (Идел буе) Федераль институтында, Динар Зарипов (Иске Каразирек) Казан дәүләт энергетика университетында укыйлар. Регина Гыймранова Казан дәүләт медицина университетын сайлаган. Алар барысы да яхшы өлгерешле, хыяллары өметле.
Рөстәм Нуриев һәр студент белән аралашты, укулары белән кызыксынды. "Һәр белгечлек безгә кирәкле. Сезне укуыгыз тәмамлангач, туган җирегезгә әйләнеп кайтырсыз, районыбызда фидакарь хезмәт куярсыз дип ышанам. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә уңышларга ирешеп була. Эш белән генә түгел, зәвыклы матур йортлар төзү өчен дә, матур ял сәгатьләре оештыру өчен дә, кешеләрне дәвалау өчен дә мәдәниятле, грамоталы белгечләр кирәк. Киләчәк - яшьләр кулында", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Мидхәтович. Сүзен йомгаклап, җәйге айларда район тормышында актив катнашырга, эшләргә чакырды. Киләчәктә дә очрашып, һәр борчыган сорауны уртага салып бергәләп чишәргә кирәк, дигән теләген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев