Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көнүзәк мәсьәләләрне чишү мөһим

Район Сабантуенда күптөрле спорт төрләре буенча чаралар үткәрелде.

Район советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмә авылларда һәм районда үткән Сабантуйлары буенча йомгактан башланды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ф. Нәбиуллин бәйрәмдә уздырылган спорт төрләре нәтиҗәләре белән таныштырды.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә, аны хәзерләүдә катнашкан җитәкчеләргә, хезмәтләргә, эчке эшләр бүлегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район эчке эшләр бүлеге начальнигының халык белән эшләү буенча урынбасары А. Гарифуллин оператив торышның тотрыклылыгын билгеләде. Киңәшмәдә ветераннар өчен йорт төзү, юллар торышы, чүп контейнерлары янында тәртип булдыру, терлек азыгы хәзерләү буенча сораулар күтәрелде. Кызу җәйге көннәр тора, су коену сезоны башланды. Бу уңайдан халыкка саклык кагыйдәләре буенча мәгълүмат җиткерү зарурлыгы билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев