Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коллективларның җаваплылыгы территорияләреннән күренә

Урыссу бистәсен һәм район торак пунктларын санитар чистарту аена шимбә көнне күп санлы ютазылылар кушылды.

Бөтенроссия өмәсендә район предприятие, учреждение эшчеләре, муниципаль хезмәткәрләр катнашты. Бу көнне кайбер үзәк урамнар белән беррәттән тыкрыклар, скверлар, парклар, мемориаль комплекс җыештырылды. Шимбә өмәсендә тагын бер күңелле башлангычка нигез салынды: Солнечный микрорайонында сквер утыртыла башлады. "Исемле агачлар - гасырлык ядкарь" шигаре астында районның 15 предприятие һәм учреждениесеннән җыелган йөзгә якын яшьләр 110 төп юкә үсентеләренә гомер бүләк иттеләр. Исемле агачлар утырту акциясендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев һәм башка дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә бик теләп катнаштылар. Ни өчен яңа скверга исемле агачлар утыртылдымы? Чөнки үз исемең язылып табличка эленгән агач корыса, тернәкләнеп китә алмаса, ояты ни тора?! Шуңа күрә һәркем үз агачын сугарып, тәрбияләп үстерергә тиеш була, шул чакта гына Яшьләр скверы гасырлар дәвамында яшәячәк. Өмәдә катнашучыларны "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге тәмле бөккәннәр белән сыйлады.
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, өмәдә барлыгы 24 берәмлек техника эшләде, каты көнкүреш калдыклары полигонына 85 талон буенча 248 кубометр чүп чыгарылды. Гадәттә, беренче коймак төерле була дисәләр дә, техника кытлыгы һәр өмә саен кабатлана. Шимбә көнне дә газоннарны тырмалап, тротуарларны, транспорт юлының бордюр буйларын, кырып, себереп, чүпне, комны капчыкларга тутырып куйган өмәчеләргә техника килгәнен сәгать буе көтәргә туры килде. Территорияләр өчен җаваплы шәхесләргә дә кайбер учреждение хезмәткәрләрен көтеп алырга, хәтта кат-кат шалтыратырга туры килде. Гәрчә, телефонограммалар бирелү өстенә, җаваплы шәхесләр әлеге учреждение җитәкчеләрен көн элгәре тагын бер кат кисәтсәләр дә. Күрәсең аларга пычрак урамнардан йөрүе күпкә күңеллерәк.
Сүз башында мин юкка гына "кайбер үзәк урамнар" дип басым ясамадым. Атна уртасында үзләренә беркетелгән территорияне чистарту сылтавы белән, "Электросоединитель" заводы коллективы Ленин урамында 21 апрель көнне өмә уздырмады. Ә бит юл буендагы комны кырсаң, мөгаен, бер генә олау җыелмас. Район газ хуҗалыгы, "Урыссу җылылык челтәрләре", "Бетон+", "Транспорт" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре, тимер юл станциясе, "Олимп" спорт мәктәбе, Урыссу музыка мәктәбе, химия заводы үзләренә беркетелгән территорияләрне чистартуга битарафлык күрсәттеләр. Шул ук вакытта "Восток" ТМШ эшен уңай яктан билгеләү урынлы булыр. Ике айлык башланган көннән алып ул үз йортлары ишегалдыннан 20 кубометрдан артык чүп чыгарды. Мәктәп укучылары куйган хезмәт тә күпләргә үрнәк. Алар уку йортлары территорияләрен тазартудан тыш, Октябрьский, Каразирек, Иске Урыссу торак пунктлары юнәлешендәге юл буйларын көнкүреш чүпләреннән азат иттеләр. "Дорстрой" ҖЧҖ 470,8 кв. метр мәйданда чокырларга ремонт ясаса, "Юлчы" җәмгыяте Ютазы авылы юл буйларын чистартуда активлык күрсәтте.
Хәер, Ютазы халкы үзе дә өмәдән читтә калмады. Быел йөз еллыгын билгеләп үтүче авылда волонтер хәрәкәте оешып килә. Аның җитәкчесе Айдар Солтанов шәхси транспортында 35 кубометр чүп чыгарды, дип хәбәр итте җирле үзидарә башлыгы Н. Җәләев. Ул, шулай ук, шимбә өмәсендә зур активлык күрсәткән мәктәп, училище, мәдәният йорты, җирле үзидарә, "Сәүбәнов" КФХ, "Агро-Ют" ҖЧҖ коллективларын исемләп үтте. Якын көннәрдә Ютазы авылының үзәк урамнарында һәм обелиск буенда 200 төптән артык агач утыртылачак. Бүгенге көндә алар өчен чокырчыклар ясалды, үсентеләр белән урман хуҗалыгы тәэмин итәргә вәгъдә итте, дип сүзен йомгаклады Наил Фәрит улы.
Шимбә өмәсеннән соң Иске Каразирек авыл җирлеге район буенча иң чиста җирлек дип билгеләнде. Зур оешканлык белән өмәләргә чыккан каразиреклеләр ихаталарын, йорт алларын гына тәртипкә китереп калмадылар, алар юл буйларын, тыкрыкларны да чүптән арындырдылар. Бу эштә мәктәп, балалар бакчалары, авыл җирлеге, мәдәният йорты, почта бүлеге, "Ситдыйков" КФХ коллективлары, кибет сатучылары, "Теплосервис" МУП эшчеләре зур тырышлык күрсәттеләр. Җыелган чүпне түгүдә "Юлчы" җәмгыяте ярдәмгә килде, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Г. Котдусова. Шимбә көнне җирлек советы депутаты Р. Мөхәммәдиев җитәкчелегендә авыл зиратында да өмә узган. Әлеге изге эштә ике дистәдән артык өлкән буын вәкилләре мәшгуль булса, өмәләрдә барлыгы 200дән артык кеше катнашкан.
Бөтенроссия өмәсе Димтамак, Кәрәкәшле, Урыссу һәм башка җирлекләрдә дә оешканлык белән үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев