Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан бәйрәмен каршылап

Мөселман илләренең астрономик абсерваторияләрендә фәнни тикшеренүләре, Татарстан мөселманнарының Дини идарәсе караган һәнәфи мәзбәһнең мөселман-дини мәктәбе нигезендә, ТР Мөселман Лин идарәсенең казыйлары киңәше белән исәпләп чыгару буенча, ай календаре буенча зөлхиҗҗә аеның беренче көне 2012 елның 16 октябренә, Корбан бәйрәменең беренче көне 25 октябренә туры килә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 25 октябрь - Корбан бәйрәме бәйрәм көне, ягъни ял көне булып исәпләнә. Бу көнне республиканың бөтен мәчетләрендә иртәнге намаз 6 сәгать 30 минутта укылачак. 7 сәгать 15 минутта - вәгазь, 8 сәгатьтә - бәйрәм намазы башланачак. Корбан бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе Ак мәчеттән (Болгар шәһәре, Спас районы) "Яңа гасыр" каналында 9 сәгатьтә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X